tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыру кирәклеген әйтте
Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыру кирәклеген әйтте

Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыру кирәклеген әйтте

Татарстанның халык язучысы Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыруны кирәк дип саный. Бу хакта ул “Сәмрух” премиясе тантанасы алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Татар мохитын булдыру бик озак һәм катлаулы эш. Бу юнәлештә “Сәләт” оешмасы бик кирәкле эш алып бара һәм нәтиҗәле итеп тәкъдим итә. Татар мохиты бер кечкенә генә бүлмәдә була алмый, аның анда калуы беркемгә дә кирәкми. Менә шундый оешмалар киңәя-киңәя, халык күләмендә татар мохиты барлыкка килсә, ул безнең стратегик юнәлеше үсешенең бер казанышы булыр иде”, – диде ул.

“Сәләт”нең эшчәнлеге елдан-ел үзгәрә бара, офыкларын киңәйтә, эшен тирәнәйтә. “Сәләт”нең талантлы яшьләрне җәлеп итүдә роле бик зур. “Сәләт” оешмасы тирәсендә эшлекле, матур, бердәмлеккә корылган мохит барлыкка килде. Минемчә, тора-бара ул татар халкының гомум менталитетына да тәэсир итәр дип уйлыйм”, – ди Ренат Харис.

Ренат Харис 25 ел буена “Сәләт” оешмасын хуплап килүен сөйләде. “Күп җыеннарында катнаштым һәм “Сәләт”нең эшчәнлеген безнең өчен бик кирәкле гамәлләрнең берсе дип саныйм”, – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*