Бу көннәрдә Эстониядә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты бара. Якташыбыз 15 яшьлек Камилә Вәлиева кыска программада беренче урынга лаек булды. Программасы өчен ул 90.45 балл алып, үзенең рекордын яңартты. Икенче урында – Бельгиядән Луна Хендрикс (76.25). Өченчедә – Александрова Трусова (75.13), дүртенчедә – Анна Щербакова (69.05). Шимбә көнне кызлар ирекле программада көч сынашачак. Камиләгә уңышлар телибез!
Дилбәр Гарифуллина