tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда мәчетләр бәйрәме
Сафаҗайда мәчетләр бәйрәме

Сафаҗайда мәчетләр бәйрәме

Яңа елның беренче көннәрендә – 3 һәм 4 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗайның икенче мәчетенең 30 еллыгына, ә бишенче мәчетенең 15 еллыгына багышланган ча­ралар үтте. Дәрәҗәле кунаклардан тантанада Та­тарстан Республикасы казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Жиһаншин да катнашты. Алар безнең авылның тәҗрибәле фермеры Хайдәр Мәликов ча­кыруы буенча килделәр. Югары кунаклар, беренче чиратта, Сафаҗай зиратында җирләнгән таныл­ган мәгърифәтче, дин белгече Хөсәин Фәезханов каберендә булып, коръән укыдылар, аның рухына дога кылдылар. Аннары авыл мәдәният йортында халык белән очрашып, “Гаилә”, “Бала тәрбияләү”, “Хәрәмнән саклану” һәм башка мөһим темаларга эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр, дингә кагылган со­рауларга гади телдә төгәл җаваплар бирделәр.

Ә икенче көнне бишенче мәчеттә зур чара үткәрелде. Анда өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та катнашты. Иртәнге сәгать тугызда мәчетне тутырып, авыл халкы җыелды. Чарада кат­нашкан югары кунаклар үзләренең чыгышларында дулкынлануларын яшерә алмады, «авылда иман нуры саклансын, мәчеткә сукмак суынмасын, азан авазы яңгырап торсын, мәчет авыл өчен нур чыганагы булсын, иншаллаһ», – дигән теләктә калдылар. Алар чараны оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтеп, авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Тантанада мәчетнең тарихы искә алынып, бик күп хатирәләр яңартылды. Авылыбызның дини йортлары, аларда хезмәт иткән имамнар турында крайны өйрәнүче, ша­гыйрь Вафа абый Камалетдинов эчтәлекле чыгыш ясады. Сафаҗайда дини эшчәнлекне алып баруга хезмәт куйган дистәдән артык кешегә бүләкләр тап­шырылды. Әйтергә кирәк, юбилейлы чараларга килгән һәркемгә олы хөрмәт күрсәтелде, рәхмәт сүзләре, матур теләкләр дә күп яңгырады. Кунаклар авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортларның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен бае­туын, сафландыруын теләде.

Шуннан соң барчабыз да мәчетләрнең юбилейла­ры уңаеннан әзерләнгән аш табыныннан авыз иттек. Авыл хатын-кызлары бик зурдан, мул итеп әзерләгән иде аны, рәхмәт үзләренә. Рәхмәтләрнең иң олы­сын бу чараларны оештыруда ярдәм иткән хөрмәтле Хайдәр әфәндегә һәм башка миһербанлы авылдаш­ларыма да җиткерәсем килә.

Шамил хәзрәт САБИТОВ,

Пильна һәм Кнәген районнары баш имамы.

Сафаҗай.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*