Хәзерге заман балалары телефоннан ерак китә алмый, күп вакытларын интернетта уздыра. Шәһәр баласына эш юк, авылныкы да эшләргә атлыгып. Шулай итеп, алар физик яктан көчсез булып үсә. Бу очракта бары тик спорт түгәрәкләренә илтеп кенә, әлеге заман чиреннән котылып була.
Вадо-кай каратэ федерациясенең вице-президенты Альберт Ибәтуллинны күп кенә әти-әниләр мактап телгә ала. Әлеге остазга эләккәч, балаларда спортка мәхәббәт уянды, алар башка яктан ачылды, ди алар. Без Альберт Рәшит улы белән элемтәгә чыгып, аның ничек спортка мәхәббәт уята алуы хакында сораштык.
– Сез ни өчен спортны сайладыгыз?
– Безнең буын балалары урамда уйнап үсте. Гел хәрәкәттә идек. Элек интернет юк иде, телевизордан төрле кинолар карадык. Миңа кул сугышы, көрәш турындагы тапшырулар ошый иде. 3 сыйныфтан дзюдо һәм самбо белән шөгыльләндем. Шуннан соң, тагын да ниндидер спорт төре кирәклеген аңладым. Мин каратэга язылдым.
– Эшегез ошыймы?
– Бик ошый. Каратэ – физик әзерлек һәм кемгәдер сугу түгел, ул көчле булырга өйрәтә. Шулай ук син үзеңне һәм якыннарыңны яклый аласың. Балалар белән эшләү күңелемә рәхәт. Бер яктан бик җаваплы булса да, аларның уңышларын күрү алга таба зур этәргеч бирә. Түгәрәкләргә төрле яшьтәге балалар килә. Әмма кечерәкләре зур игътибар таләп итә. Спорт төре ошагач, алар үзләре сизмәстән аңа кереп китә.
– Балалар түгәрәкләргә үзләре теләпме, әллә әти-әнисе кушканга киләме?
– Кайбер балаларны әти-әнисе мәҗбүри алып килсә дә, аларның күбесе каратэны сайлый һәм бик теләп шөгыльләнә. Баштарак бик җитди карамасалар да, ярты ел, бер ел узгач алар спортта да тырышлык, үз өстендә эшләргә кирәклеген аңлыйлар. Шулай итеп, максатына ирешәм дигәннәр генә бу спорт төрендә кала.
– Республикада спортка игътибар җитәрлекме?
– Чынлап та, Татарстанда спортка зур игътибар бирелә. Бик күп спорт үзәкләре ачылды. Әмма кайбер кешеләргә яшәү һәм эш урынында гади күнегүләр ясар өчен дә мөмкинлек юк. Менә шунысына бераз эч поша.
– Балаларга ниләр теләр идегез?
– Спортны сайлаган бала төгәл, мөстәкыйль булырга тиеш. Балалар намуслы, тәвәккәл, үҗәт, үз дигәненә ирешергә өйрәнсен иде. Аларның бердәм, дус һәм тату булып үссен өчен түгәрәкләрдә күп эшләнә. Бер-берләрен хөрмәт итеп, кирәк чакта ярдәм итә белсеннәр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА