tatruen
Җир улы

Җир улы

Чардаклы районы “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Самат Солтан улы Насыров 7 ноябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бөтен гомерен, хезмәт елларын туган җиренә багышлаган Самат Солтан улының тормыш юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та, күпләр өчен үрнәк тә булырлык. Ул Рязаново авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлап, Абдулла авылының “Алга” колхозына авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер булып эшкә урнаша. Озак та үтми, җегәрле, көче ташып торган егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәннән соң, әлбәттә инде, туган якларына әйләнеп кайта. Яшь белгеч күмәк хуҗалыкта баш энергетик, баш инженер булып эшли, институтның авыл хуҗалыгын механизацияләү факультетын тәмамларга да өлгерә. Ә 1993 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативына (колхоз) җитәкчелек итә. Бүген әлеге хуҗалык Чардаклы районында гына түгел, тулаем Ульяновск өлкәсендә иң алдынгылардан санала.

Самат Солтан улы – Ульяновск өлкәсенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем, Россия Федерациясе авыл хужалыгы министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы, Законнар чыгару Җыелышы, өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамоталары иясе. 2009 елда аның исеме “Россия регионнарының иң яхшы кешеләре” китабына кертелгән.

Алдынгы хуҗалык җитәкчесе Самат Насыров – милләт җанлы шәхес. Ул туган авылында ел саен диярлек Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре оештыра. Шулай ук данлыклы якташларыбыз – Габделҗаббар Кандалый белән Закир Кадыриның исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте. Ә 2018 елда Абдулла авылы тарихына багышланган китапны чыгаруга бәйле чыгымнарны тулысынча үз өстенә алды.

Хөрмәтле Самат Солтанович! Чын күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез белән кайнар котлап, татар теле һәм мәдәнияте үсешенә, туган ягыбыз тарихын өйрәнүгә, татар авылларын саклап калуга, шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар, киләчәктә дә милләтебезгә хезмәттә булуыгызны теләп калабыз.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*