tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр «чәкчәк квиз» уздырды
Яшьләр «чәкчәк квиз» уздырды

Яшьләр «чәкчәк квиз» уздырды

Шушы көннәрдә Ижауның Халыклар дуслыгы йортында “Чәкчәк квиз”, ягъни акыл бәйгесе үтте. Аны “Иман” татар яшьләре берлеге оештырды.

Бәйгегә барлыгы дүрт команда җыелды. Исемнәре дә кызыклы – “Өч яулык”, “Чәкчәк өчен”, “Асылъяр”, “Замана балалары”. Катнашучылар – мәктәп балалары, студентлар иде. Белем багажлары яшькә түгел, ә татар мохитенә никадәр якын булулары, әдәбият һәм мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә белүләренә карап сыналды. Уен алты раундта барды. Алып баручылар катнашучыларга сорауларны яудырып кына торды. Экранда бирелгән ребусны чишеп, нинди мәкаль яшеренгәнен ачыкларга; җырны тыңлап, исемен һәм башкаручысын атарга; фотоларга карап, танылган шәхесләрнең исемнәрен әйтергә кирәк иде.

Татар яшьләре акыл бәйгесен беренче тапкыр оештыра. Чәкчәккә бәйләүләре дә очраклы түгел. 2009 елдан бирле чәкчәк бәйрәмен ел саен уздыралар алар. Залны тутырып, халык җыела, ә сәхнәдә татлы сыебыз осталары үзләре пешергәнне тәкъдим итә, серләре белән уртаклаша иде. Быел вәзгыять массакүләм чараларны тыйса да, яшьләр бәйрәмне уздырудан баш тартмадылар, ә форматын үзгәртеп, уен рәвешендә оештырдылар. Аны “Иман” татар яшьләре берлеге активисты Айгөл Каюмова тәкъдим иткән. “Командаларны туплау җиңел булмады. Социаль челтәрләр аша күп эшләргә туры килде”, — ди оештыручыларның берсе – Диана Йосыфкулова.

Раундлар арасында сәхнәдә “Асылъяр” ансамбле талантлары чыгыш ясап алды, командалар аларны тамаша кылып бераз ял итте, ул арада жюри теге яки бу раундка нәтиҗәләр ясады. “Жюрида булсам да, сорауларны тыңлап, җаваплар табарга тырышып утырдым, миңа да бик кызык булды”, – ди “Татар кызы-2020” бәйгесендә җиңгән Раилә Хөснуллина. “Безгә татар язучыларын, мәгърифәтчеләрен танып, исемнәрен атау кыен булды”, — дип уртаклашты “Асылъяр” командасыннан Ләйсән Шәрипова. Иң күп сорауга дөрес җаваплар биреп, беренче урынны “Чәкчәк өчен” командасы яулады.

Мондый чаралар – “Иман” берлегенә яңа яшьләрне тарту һәм алга таба планнар билгеләү мөмкинлеге дә. Бәйге узу белән социаль челтәрләр катнашучыларның фикерләре белән тулды. “Татар телен һәм мәдәниятен күтәрә торган уенда катнашуыма чиксез шат. Вакытымны файдалы итеп үткәрдем. Мондый чаралар ешрак уздырылсын иде”, — ди Ильяс Гыйльметдинов.

“Чәкчәк квиз” – татарлар турында, татарлар өчен, татар телендә уздырылган беренче викторина. Шундый зур эш башкарып чыкканнары өчен “Иман” татар яшьләре берлегенә чиксез зур рәхмәт! Катнашкан һәр командага рәхмәт! Бу ниндидер башка дәрәҗә дип әйтер идем. Киләчәктә дә шундый уеннарда, бәйгеләрдә теләп катнашачакмын”, — дип яза Илнара Исламова.

Бәйге барышында катнашучыларның татар фильмнарын белмәүләре ачыкланды. “Ижауда үзебезнең телдә “Өч аяклы ат”, “Бибинур” кебек фильмнарны җыелып карарга кирәк. Бу хакта сөйләшербез, киңәшербез”, – ди Айгөл Каюмова. Башларын гына эшләтеп калмадылар, аяклар да тыпырдады. «Чәкчәк квиз» мастер-класс белән тәмамланды. Сарапул шәһәреннән махсус килгән Илназ Садыйков егетләргә, кызларга татар биюе хәрәкәтләрен өйрәтте.

Фәнзилә САЛИХОВА

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*