Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Карелиядән “Чулпан” татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Фәридә Фадеевадан хат килеп төште. Фәридә ханым шатлыгы белән уртаклаша: “Минем халкым, минем мәдәниятем – безнең дөнья” проектын 2016 елда тормышка ашыру өчен “Чулпан”га Карелиянең милли мәсьәләләр министрлыгының субсидиясе бирелде.
Татар үзәге проекты “Карелия – татулык территориясе” номинациясендә җиңеп чыкты.