tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк

Онытырга хакыбыз юк

       2016 ел истәлекле вакыйгаларга бай  булачак. Бүгенге көндә исән-сау, җиң сызганып иҗат итүче каләм әһелләренең юбилейлары белән  беррәттән, арабызда яшәп, бакыйлыкка күчкән бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләренең түгәрәк даталары белән дә. Бу җәһәттән февраль ае аеруча үзенчәлекле. 15-ендә Татарстан, Россиядә генә түгел, ерак һәм якын чит илләрдә дә киң җәмәгатьчелек Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте. Алда – бөек Тукаебызның 130 еллыгы.

     Бүген 19 февральдә исә – фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алу көне. Чөнки моннан 76 ел элек, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга берничә генә ай кала, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек талантлы шагыйрь, бик күп поэмалар, туган туфракка чиксез зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр авторы, ватанпәрвәрлекнең бәхәссез мисалы булган:

                   Үзең турында уйлама,

                   Илең турында уйла,

                   Илең турында уйласаң,

                   Гомерең озын була… дигән шигьри юллар авторы Фатих Кәрим дошман пулясыннан вафат була. Аның җәсәде дә шунда – чит туфракта – Туганнар каберлегендә.

     “Үткәнен онытканның киләчәге юк” ди халык. Газиз ватан, изге туган җир туфрагы өчен, халкыбыз тыныч тормышта, азат илдә хөр яшәсен өченгә яп-яшь килеш үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы ташланган, вакытсыз гомерләре өзелгәннәрне онытсак, Кеше дигән олуг исемне йөртергә хакыбыз булмас!

                                                                         Шәмсия Җиһангирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*