Кариев исемендәге яшь тамашачы театры кечкенә дусларына Яңа Елга бүләк – яңа спектакль әзерләгән. 20 декабрьдән Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” әкият – тамаша күрсәтелә башлаячак. Режиссеры – Ринат Әюпов. Әсәрне татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән.