tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзем тегәм, үзем киям!
Үзем тегәм, үзем киям!

Үзем тегәм, үзем киям!

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын -кызлар берлегенең уңган кызлары халкыбызның милли баш киеме “Энҗеле калфак” тегәргә җыелды.

Яз аенда үзем бу төр калфак тегүнең үрнәген яраткан җурналым”Сөембикә” сайтыннан алып өйрәндем. Бер – ике калфакны тегеп карагач, әле киеп милли бәйрәмнәргә дә баргач, кызларның соклануын күреп күреп, безне дә өйрәтегез дигәч үзебезнең татар үзәгендә ял көннәрендә бу остаханәне булдыру турында уйлап, Нурия ханым белән киңәшләшкәннән соң эшләп карарга булдым. Нурия апа бар киңәшен биреп, бик сөенеп ризалашты.

Социаль челтәрләргә белдерү язып элгәннән соң почтама хатлар килә башлады. Барыбыз өчендә уңайлы булган вакыт билгеләгәч, калфак тегү өчен кирәкле материалларны алып эшләп карарга булдык. Бу көнне калфакның тегелеш өлешен эшләдек, ә бу ялда калфакларыбызны энҗе – мәрҗәннәр белән бизәп, тегеп бетерәчәкбез алла бирса.

Яшь кенә булуына да карамастан әле күптән түгел генә безнең “Ак калфак”ка үзенең матур күннән, бәрхеттән тегелгән калфаклары белән Тәслия Мөхиббуллина да кушылды. Ходай кушса алга таба бу эшне бергәләп дәвам итәрбез дип уйлыйм. Кызларның планнары зурдан… Башка төр калфакларның да тегелешләрен өйрәнәселәре килә. Үземдә бу эшкә, чигү эшенә тулысынча гашыйк булдым.

Эш барышыннан берничә сурэт:

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*