tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды
Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды

Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды

23 нче июнь көнне Татар яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезоны ябылуга «35-тән – 5» дигән өр-яңа тамаша тәкъдим итте.

Иң тәмле театр десертларын нәрсәдән пешерүне, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр җитештерә торган тылсымлы конвейерның ничек эшләве, төгәлрәге соңгы биш елда Кариев театрының нәрсә белән шөгыльләнгәне белән тамашачылар таныша алды. «Башмагым», «Гашыйк буласым килә», «Кичер мине, әнкәй», «Галимҗан ариясе», «Син киттең дә…», «Алмачуар», «Гашыйклар утравы», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Көзебезнең язы. Бер мәхәббәт тарихы», «Тискәрегә – авызлык» спектальләреннән өзекләр күрсәтелде, һәм соңгы елларны куелган спектакльләр аталды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов Габдулла Кариев исемен йөрткән Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрның 35-еллык юбилее кичәсе белән Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән котлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*