tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңгәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде
Миңгәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде

Миңгәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде

Саба җиренә 27 илдән 300гә  якын көрәшче килеп  бил  алышты. Чемпионатның төп өлеше “Саба Арена” спорт комплексында  узды. Алар 1нче-2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында көрәштеләр.

“Көрәш – безнең халык тарихы, традициясе, уй-фикер образы. Шулай ук көрәш  федерациясенең  дөнья   күләмендә иң  яхшы спорт оешмасы булып танылуы белән дә горурлана алабыз. Милли спортыбыз пляж  көрәше һәм атларда   көрәшү кебек яңа  юнәлешләрдә үсеш  кичерә. Спорт авыр вакытларда да халыкларны берләштергән, дуслык багланышларын ныгыткан. Бу юлы да шулай булып калсын, көрәшчеләргә җиңү, караучыларга матур тамаша телим”,– диде  якташыбыз, халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Татарстан  спортчылары  барлык үлчәү категориясендә дә (Илфат Миңнегалиев,  Алмаз Миннехуҗин,  Ислам Фәләхов,  Динар Кәримуллин, Эмиль Мәүлин, Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов, Булат Мусин, Радик Сәлахов, Ранис Гыйлаҗетдинов)   чемпион калдылар. Абсолют батырга  көрәшкәндә  Радик Сәлахов үзеннән авыррак Ранис Гыйлаҗетдиновны  отып җиңү  яулады. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе призы – автомобиль тапшырылды.

Сумо  көрәшен Әзербайҗан спорчысы  Җамал Фәйзиев отты.  Финал ярышларының тантаналы ачылышында һәм җиңүчеләрне  бүләкләүдә  республиканың спорт министры Владимир Леонов, район  башлыгы  Рәис Миңнеханов, спорт  көрәше президенты  Экзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы грэпплинг президенты Радик Абдрахманов һәм башкалар катнашты.

Чыганак: saby-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*