28-29 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы! Спектакль театрның баш режиссеры Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышлана.
Автор: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; рәссам – Булат Ибраһимов, хореограф – «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил премияләре лауреатлары Нурбәк Батулла; композитор: Зөлфәт Вәлиуллин
«Акча һәм хакимлек көченә ничек каршы торырга? Кайвакыт хоккей да уйнап алу җитә. Гади генә түгел, ә әбиләр һәм бай инвесторлар арасында. Ә төп бүләк – туган җир! Сез кем яклы? » (12+)
«Мин авыл егете, шуңа спектакльдәге әбиләр – туган авылым Шәле өлкән кешеләренең прообразы. Тамашада авыл кешеләренең кече күңеллелелегн күздә тота. Бу спектакль белән үземнең иҗади яктан җитлегүемне исбатлыйсым килә», – дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.
Спектакльдә бөтен труппа катнаша. Башлана – 18.00.
Театрның алдагы планнары:
- 12 март – “Калеб” яңа буын җыены һәм Кариев театры Ландыш Әбүдарованың “Мандариннар” китабы презентациясен тәкъдим итә.
- 15 март – «Театрда импровизация» актерлык лабораториясенең 1 этабы нәтиҗәсе буларак ачык дәрес.
- 22-23 март – “Иделкәем & Кариев варислары” балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале; Кариев театрында 3 турга сайлап алу һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
- 24 март – Кариев театры һәм «Калеб» яңа буын җыены белән берлектә “Театр кино аша” темасына «Калеб-ликбез».
- 25 март – ““Шәй-бү! Шай-бу!” (К.Кәримов) комедия-фарсы пресс-показы
- 28-29 март – “Шәй-бү! Шай-бу!” (К.Кәримов) комедия-фарсы ПРЕМЬЕРАсы. Шул көнне театрның баш режиссеры Әюпов Ренат Мирзахәсән улы – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесененең 55 яшьлек юбилее;
- 8-14 апрель – режиссерлар лабораториясе; Россиянең алдынгы карашлы 4 яшь режиссеры Кариев коллективы белән балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 спектакль эскизы әзерләячәк;
Гастрольләр – Башкортстан
- 21-22 апрель – “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Шәй-бү!шай-бу!” “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Без шундый театр төзербез” Уфа;
- 23 апрель – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Шәй-бү! Шай-бу!” Шаранда;
- 24 апрель – “Кәҗүл читек”, “Шәй-бү! Шай-бу!” “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, “Без шундый театр төзербез” Туймазыда.