tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нинди ул – Тукай районының “Йолдызлы чәк-чәге”?
Нинди ул – Тукай районының “Йолдызлы чәк-чәге”?

Нинди ул – Тукай районының “Йолдызлы чәк-чәге”?

Татарстанның Тукай районында «Йолдызлы чәк-чәк – Тукай районы чәк-чәге» дип аталган чара узды. Анда район күләмендә оештырылган бәйгегә йомгак ясадылар. Чәк-чәк пешерү осталарын ачыкладылар. Сайлап алу турында 16 кеше катнаша һәм жюри аларның иң-иңнәрен финалга сайлап алды. Финал концертында тамашачыларга шунда җиңгән 8 останың хезмәте истә калырлык итеп тәкъдим ителде.

Бәйрәм «Энергетик» мәдәният сараеның мәрмәр залындагы күргәзмәдән башланды. Өстәлләрдә искиткеч осталык белән, төрле композицияләрдә эшләнгән  чәк-чәкләр тезелеп киткән. Һәр останың үз өстәле. Яңа поселогыннан Тәнзилә Зарифуллина үзенең композициясен «Чәй өстәле – гаилә җаны» дип атаган.

Иске Гәрдәле авылыннан 84 (!) яшьлек Гөлүсә Каюмова чәк-чәген матурлап бизәп, аңа Татарстан флагын «элгән», Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева сайлап алу бәйгесенә чәк-чәктән биш манаралы мәчет бинасын ясап алып килгән иде. Бу юлы үзгәрткән: бер манаралы иткән, бинаның түбәсен кактан сырлап ясалган «металлочерепица» белән «япкан». «Безнең авыл кечкенә, менә шундый мәчет төзеп куйсак та бик әйбәт булыр иде», – дигән хыялы белән уртаклашты ул.

Боерганнар бу бәйгедә активлыклары белән аерылып торды. Әлеге авыл җирлегеннән финалга чәк-чәк пешерүче өч оста сайлап алынган иде. Рәхилә Фәттахова, Фәймә Маннанова бу юлы чәк-чәкләрен бодай башаклары белән бизәгәннәр, Тукай районы гербын куйганнар. Илүзә Гыйльметдинова бер дә икеләнмичә: «Җиңәргә, чәк-чәгебезне танытырга дип килдек», – ди.

Шәһәрнең туган якны өйрәнү музее да үзенең фондында саклана торган төрле чорда, төрле материаллардан эшләнгән самоварлар күргәзмәсен алып килгән. Бәйгене ни очен «Йолдызлы чәк-чәк – Тукай районы чәк-чәге» дип атаулары да мәгълүм булды. Программада эстрада йолдызларының осталарны матур җырлары, изге теләкләре белән тәбрикләүләр каралган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*