tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайда – «Әрәпә», кайда – яулык җыю: Сабантуйга бәйле үзенчәлекле йолаларны барладык
Кайда – «Әрәпә», кайда – яулык җыю: Сабантуйга бәйле үзенчәлекле йолаларны барладык

Кайда – «Әрәпә», кайда – яулык җыю: Сабантуйга бәйле үзенчәлекле йолаларны барладык

Итекле сөрән

Кукмара районының Күкшел авылында узучы сөрән салу йоласы республиканың башка бер генә районында да юк. Анда 380 хуҗалык исәпләнә. Бәйрәмгә бүләкне егетләр итек киеп җыя. Быел сөрән 8 июнь көнне узачак. Хәзерге вакытта авылның алма бакчасында егетләр  җырларга, биергә өйрәнә. Арада гармунчылар да бар.

Сөрән ул – теге яки бу ярыш башлану турында хәбәр бирү. Әлеге чарада  күбрәк солдат яшенә җиткән егетләр катнаша. 17–18 яшьлек бер генә  үсмер дә  читтә калмый. Күкшел  клубы мөдире Ләйсән Заһидуллина әйтүенчә, элек  сөрәнче егетләр саны 30–40ка җитсә, соңгы вакытта кимегән. Әйтик, быел алар 11 булачак. Егетләр бердәм, чыдам, тәртипле.

– Сөрән төнге  сәгать 1дә башланып, икенче көнгә  кичке 4ләрдә генә бетә. Бу төнне авыл күз йоммый. Бәйрәм башланганчы, бер егетнең  ишегалдында мәҗлес өстәле әзерләнә. Ашап-эчкәч, алар җырлап-биеп, гармун тартып, урам әйләнә. Егетләрнең  өстендә – ак күлмәк, билләренә чиккән сөлге бәйлиләр. Яңгыр яуса да туктамыйлар. Кайбер елны итекләрен өчәр тапкыр алыштырырга туры килде. Бутый, галош кию юк. Озак йөрсәң дә, итек аякны ардырмый бит ул, – ди ундүртенче ел мөдир булып эшләүче Ләйсән Заһидуллина.

Бүген  авылларда күпчелек капкалар бикле, күршегә йөрү гадәтләре бетеп килгән  заманда төнлә бүләк җыю бик гаҗәп, әлбәттә.

– Йокы качырып йөрисез шунда, диючеләрдә юкмы? – дип сорадык аннан.

– Кайбер авылдашлар: «Мобилизацияләнгән егетләр дә бар, әллә быел Сабан туен ясамыйбызмы?» – дигән иде. Тик күпчелек, бәйрәм бетсә, сөрән салу  йоласы да юкка чыгачак бит, дип каршы килде. Сөрән  узган төнне йокы кайгысы түгел. Авыл кешеләре йокламыйча, урамга чыгып көтеп тора. Капка төпләрендә табын  кора.  Безнең өчен  бик кадерле бәйрәм бу, – диде Ләйсән Заһидуллина.

Бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар. Әйтик, бүләкне колгага йорт хуҗасы элә. Килен сөлгесе  – бүләкнең  иң затлысы. Кызлар кулъяулык чигә. Яшь кияүне күккә чөю гадәте дә саклана.

Кайда – «Әрәпә», кайда – яулык җыю

Балтач районының Ор авылында бу атна ахырында  «Әрәпә» җыячаклар. Клубы мөдире Раушания Гайнуллина белдергәнчә,  бәйрәмне бигрәк тә шәһәрдән кунакка кайткан балалар көтә икән. Аларга кәнфит, печенье, клиндер җыю кызык. Һәр йортта шундый тәмлүшкәләр өләшәләр бит.

– Ат җигеп, бизәкле чиләкләр тотып, милли киемнәр киеп, балалар белән бергәләп урам әйләнәбез. Авыл халкы алдан әзерләнеп көтеп тора. Балалар шигырь сөйләгәч, өч тапкыр «әрәпә» дип кычкыра. Бүләк алгач, рәхмәт әйтәләр, – ди Раушания Гайнуллина.

Чиләкләр йомырка белән тула. Авыл халкы бүләккә ситсы, чүпрәк-чапрак, табак-савыт бирә икән. Өйләнгән егетләр исә кияү бүләге әзерли. Алар ирләр күлмәгенең ике җиңенә чиккән кулъяулыклар тагып чыгара. Бу – парлы гомер итү теләге.

Баулы районының Татар  Томбарлысы авылында соңгы вакытта йомыркага милли бизәк төшереп, «Сабан туе» дип яза башлаганнар. Миллилекне саклау өчен клуб  мөдире Айгөл Нәүрүзбаева  нык тора. Килен булып төшкәннәрдән кызыл башлы сөлге сорый.

– Кайберәүләр Сабан туена савыт-саба бирә. Мин колгага бәйләнми торган әйбер бирүне хупламыйм. Колгага яулык бәйләү – борынгыдан килгән гадәт. Шуңа күрә тастымал, сөлге ише әйберләр бирегез, дим,  – ди Айгөл.

Ат та бу көнне чибәркәйгә әйләнә. Аның башына  ике яклап яулык бәйлиләр. Дугада – кыңгырау. Яшьләр, балалар белән такмаклар әйтеп, җырлап, бүләк җыялар. Гармун тавышын ишетүгә, авылдашлар капка төбенә чыга.

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш һәм Тәберде Чаллысы авылларында бәйрәмгә дигән бүләкне колгага элү гадәте юк. Монда әлеге йола «Яулык  җыю» дип атала. Авыл халкы яулык, сөлге, күлмәкләрне бүләк җыючыларның муенына элә икән.

Тәгәри китәр йомырка…

Азнакай районының Сәпәй авылында быел бәйрәмне тагын да миллирәк итмәкчеләр. Авылдашларына иген чәчү йоласын күрсәтәчәкләр. Аны борынгы кием, чабата кигән бабайлар башкарачак. Балалар исә йомырка тәгәрәтәчәк. Монысы ашлык мул булып үссен өчен кирәк.

– Гомер узган саен, бәйрәмгә яңа уеннар, ниндидер яңалыклар кертелә. Бәлкем, миллилекне  бераз югалтканбыздыр, дип уйлыйбыз. Быел менә шуны кайтарырга җыенабыз, – диде  сәнгать җитәкчесе Ләйсән  Латыйпова. – Әби-бабайлар басуларда  сабан сөреп, иген игеп, җырлый-җырлый урагын урган. Көлтәләр уйнатып кибән куйган. Эшләгәч, ял да итә белгән алар. Безнең максат – халыкның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү. Шул исәптән икмәк кадерен дә күрсәтү. Өлкән яшьтәге авылдашлардан сораштырулар уздырабыз. Халыкның такмак, табышмак, башваткычлары турында кызыксынабыз. Боларның барысын да балаларга, оныкларга җиткерергә телибез.

Чирмешән районының 36 йортлы  Яшәүче  авылында  бәйрәмгә бүләк җыю гадәте юк. Ни өчен дигәндә, халкы аз. Сиксәнләп  кеше яши. Әмма бәйрәмсез калмыйлар. Ел саен  көрәшчеләргә өч тәкә әзерлиләр. Аны балаларга, үз авылы егетләре һәм кунакларга  аерым  куялар. Хатын-кызлар да бил алыша монда. Былтыр 28 нәфис  зат көрәшкән. Чаллыда яшәүче  эшмәкәр Гөлфия Васина  берничә ел рәттән баш батыр булып калган хатынга чәшке тун бүләк  иткән.

– Гадәттә,  август аенда кичке Сабан туе уздырабыз.  «Мактап җырлыйм, сине, Яшәүчем» дигән  концерт программасы әзерлибез. Авылның үзенә генә атап язылган биш җыры бар! Әлегә бәйрәм турында сүз кузгатмадык. Узган ел бер атна эчендә  600 мең сум акча җыйдык. Безнең авыл халкы кичтән уйлаганны икенче көнгә тормышка ашырмыйча калмый.  Көрәш, ат чабышы булмаса  да,  балалар күңел ачу чарасыз калмас, – ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Илшат Харисов.

Бәйрәмгә әзерләнәсезме?

Айрат Тәхавиев, колгага менүче (Арча районының Үрнәк авылы):

– Арча урманчылыгында эшлим.  Колга башына менә башлавыма – 29 ел. Быел да Сабантуйларында ярышырга җыенам. Әмма яшь барган саен, барысына да йөреп булмый шул. Элек район, шәһәр, хәтта Мәскәүнекендә дә катнашканым бар. Кызым  Әмирәгә – 6, улым Альмирга –  13 яшь. Алар да колгага менә хәзер.

Кечкенә чакта агач, койма башыннан төшмәгәнмен.
Шомаруымның хикмәте шундадыр. Элегрәк  аякны кока-кола белән юешләп җибәрә идем. Сагыз сылаган бар, тик файдасы юк. Кузгалып киткәндә генә булыша. Аяк ышкылып авыртмый үзе.  Колгага менү өчен үзенә күрә бер сәләт кирәк дип уйлыйм. Күнегүләр ясамыйм. Гәүдәм җиңел.

Алган әтәчләрем санап бетерерлек  түгел. Көнгә 5–6 колгага менә идем бит. Күбесе чыгып качты, суеп та ашадык. Иң зур бүләгем – телевизор.

Сәрия Мифтахова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*