tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары һәм Казан тарихчылары Алтын Урда тарихы турында фикер алышты
Самара татарлары һәм Казан тарихчылары Алтын Урда тарихы турында фикер алышты

Самара татарлары һәм Казан тарихчылары Алтын Урда тарихы турында фикер алышты

Самара татарлары Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән очрашып, Алтын Урда тарихы һәм халыкның милли үзаңын күтәрү турында фикер алышты.

Очрашу 5 июньдә Самараның Җәмигъ мәчетендә узды. «Без бүген монда Самара татарлары тарихының бүгенге хәле һәм тарихны өйрәнү юнәлешендә Татарстан фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшергә җыелдык», – дип аңлатты очрашу максатын Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин тарихын белмәгән халыкның киләчәге булмавын әйтте.

«Күп вакыт татарларны монда килмешәк халык дип таныйлар. Әгәр без борынгыдан монда яшәвебезне дәлилләп торсак, киләчәгебез хәерле булыр. Милләтебезне, динебезне сакларга кирәк. Былтыр тарихчыларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Самарада һәйкәл куйды. Аның «тавышы» хәзер дә яңгырап тора әле. Тарихыбыз белән горурланып яшәргә язсын иде», – диде Талип хәзрәт Яруллин.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Самараның татар төбәкчеләре белән хезмәттәшлек итүен әйтте. Аның сүзләренчә, 1391 елда Самара янында, ягъни Кондырча елгасы буенда, урта гасырлар тарихында иң зур сугышларның берсе – Туктамыш хан белән Аксак Тимер бәрелеше була. Бу сугыш Алтын Урданың җимерелүенә этәргеч ясый.

«Татар тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләр күп. Моны Самара өлкәсе төбәкчеләре аеруча авыр кабул итә. Алтын Урданы җимергән Аксак Тимергә һәйкәл куюга беренчеләрдән булып Самара татарлары каршы чыкты, аны Гитлерга тиңләде. Нәтиҗәдә, һәйкәл куелмады. Моның өчен мин Самара татарларына рәхмәт әйтәм», – диде Илнур Миргалиев.

Илнур Миргалиев Алтын Урда чорын өйрәнү һәм бу җирлектә 7 гасыр элек туган шагыйрь Сәиф Сараи шәхесен күтәрү аша Самара татарларының бай тарихын күрсәтеп булуын әйтте.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов татар милләтенең килеп чыгышы теорияләре турында сөйләде, урта гасырлар татар тарихы белән таныштырды.

Очрашуда катнашкан төбәкчеләр халыкның тарих белән кызыксынуы артуын әйтте. Алар халыкчан язылган, җиңел аңлаешлы тарих китапларына, инфографикаларга, кыска видеороликларга ихтыяҗ зур булуын җиткерде. Төбәк тарихы белән мавыгучылар фикеренчә, заманча форматта эшләнгән тарихи мәгълүмат социаль челтәрләрдә яхшы тарала һәм күп карала.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*