tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша.
Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша.

Бөтендөнья татар конгрессы кайгы уртаклаша.

Татар халкы зур югалту кичерә. Кичә, 14 нче майда, татар халкының танылган улы, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов вафат булды. Аңа 74 яшь иде. Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызның күренекле шәхесен югалту кайгысын, җырчының гаиләсенең олы хәсрәтен уртаклаша.

Ренат Ибраһимов – гаҗәеп зур талант иясе иде. Ул Совет, Россия һәм татар эстрадасында баритон тавышлы үзенчәлекле җырчы буларак, тамашачы күңелен яулады. Тумышы белән ул Львов шәһәреннән. Әтисе Ислам гаиләсе белән Казанга кайтканда, булачак җырчыга 5 яшь була. Биредә ул белем ала, консерваторияне тәмамлый. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әйдәп баручы партияләрне башкара.

Ренат Ибраһимовка танылганлык 1975 нче елда Сочида узган “Красная гвоздика” конкурсыннан соң килә. 1993 нче елда ул “Итальянский контракт” фильмында төшеп актер буларак та таныла. Үзенең җыр театрын оештыра, продюсерлык эше белән шөгыльләнә.

Ренат Ибраһимов һәрвакыт үзенең халкына, мәдәниятенә, сәнгатенә тугры калды. Ул татар җырларын башкарып, моңнарыбызны башка милләтләргә дә танытты. Үзенең гаиләсендә дә милли гореф-гадәтләребезне саклап, балалары күңеленә сеңдерергә тырышты. Яраткан җырчыбыз безнең күңелләребездә мәңге сакланыр. Ренат Ибраһимов башкарган җырлар онытылмас.

Бөтендөнья татар конгрессы 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*