tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Вәлиуллин: «Питер.татар» Санкт-Петербург татарларын берләштергән үзәккә әйләнде»
Таһир Вәлиуллин: «Питер.татар» Санкт-Петербург татарларын берләштергән үзәккә әйләнде»

Таһир Вәлиуллин: «Питер.татар» Санкт-Петербург татарларын берләштергән үзәккә әйләнде»

Санкт-Петербург рус шәһәре саналса да, монда татарлар да яши. Әңгәмәдәшебез Таһир Вәлиуллин студент булуына карамастан, мәш килеп, «Питер.татар» порталын алып бара, портал укучыларын татар тормышы белән таныштыра. Таһир Петербург татарларының бүгенге халәте турында сөйләде.

Таһир Вәлиуллин: «Питер.татар» Санкт-Петербург татарларын берләштергән үзәккә әйләнде»
Солтан Исхаков

«Татар яшьләренә татар концертлары тансык»

– Таһир, Питердагы яшьләр татарча сөйләшәме? Телнең сакланылышында өмет бармы? Нинди буын үсә шәһәрдә?

– Яшьләр татар мәдәнияте белән кызыксына. Кызганыч, татар телен куллану бүгенге көндә бар җирдә дә кими бара. Санкт-Петербургтагы татар яшьләре арасында да туган телне камил белүчеләр саны күп түгел. Шуның белән бергә телне өйрәнергә теләүчеләрнең арта баруы куандыра. Бүген төньяк башкалада ике җирдә татар теле курслары эшләп килә. «Мирас» татар үзәгендә шулай ук әле күптән түгел генә ачылган «Татар мәдәнияты үзәге»ндә туган телебезне өйрәтәләр. Шунысы кызык: курсларга тулы гаиләләре белән йөрүчеләр күп, бүтән милләт вәкилләре дә бар.

Университетларга барып, татар студентларын үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз, төркемнәребезгә чакырабыз. «Тукай квест», «Җәлил укулары» кебек бәйгеләрдә актив катнашалар. Күбесенең әти-әнисе Казанда яши, андый яшьләргә татар концертлары, чаралары тансык. Алар татар музыкасын да тыңлый. Мәсәлән, күптән түгел Сәидә Мөхәммәтҗанованың концерты үткән иде, анда яшьләр дә, олы буын да килде.

– Телне белмәсәләр дә, җаны-йөрәге белән татарлыкка җан ата торган яшьләр бар. Татар булып та, үз милләтенә битараф булучылар күп. Санкт-Петербургтагы яшьләр кайсы категориягә керә?

– Татар мәдәниятенә тискәре мөнәсәбәт юк. Нормаль карыйлар. Татар телен белмәгән, сөйләме кытыршы булган, әмма барыбер татарча сөйләшергә омтылган яшьләрне очраткан булды. Тарихи ватаннан ерак булсалар да, фикерләрен татар телендә әйтергә тырышалар.

«Казанда яшәп, Питер тормышының эчендә калырга тырышам»

– Еш кына татарларның чит илдә дус-тату булмауларын ишетәм. Бер шәһәрдә берничә Сабантуй уздыралар, ягъни бердәмлек юк кебек тоела. Санкт-Петербургта татарлар бердәмме? Аларны нәрсә берләштерә?

– Санкт-Петербургта татарлар бик дус-тату яши. Бер-берләренә кунакка йөрешәләр, концертларга киләләр. Татарларны берләштереп торучы бер мәйданчык дип «Питер.татар» порталын әйтә алам. Ун ел элек халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Питерда 30 меңнән артык татар тора дип әйтә алабыз. Алар белән үзара хезмәттәшлек итү, аралашып тору, берләштерү җәһәтеннән чыгып барлыкка килгән портал бу.

Бездән тыш, Питерда Татарстанның даими вәкиллегенең, Татар автономиясенең, Питер татар морзалары берләшмәсенең, «Файда» татар оешмасының  рәсми сайтлары эшләп тора. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз.

«Питер.татар» порталы бүген Санкт-Петербургтагы татарларның тормышын җанландырып җибәрә алды. Шәһәрдә эшләп килгән татар журналистларын үзебезгә җәлеп итә алдык, бүген Санкт-Петербург татар журналистлары клубы актив эшләп килә. Порталда күргәзмә, концертлар, һ.б. турында язабыз. Без мондагы татар эшмәкәрләре, төрле һөнәр ияләре белән аерым интервьюлар әзерлибез, туры эфирлар үткәрәбез.

Портал битендә сез Питердагы яңалыклар, татар халкының тормышы, гомумән, татар дөньясындагы хәбәрләр белән таныша аласыз. Портал Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге тәкъдиме белән барлыкка килде. Шунысы сөенечле: укучыларыбыз көн саен арта бара. Барлык социаль челтәрләрдәге мәгълүматны тарату һәм аны карау саны 50 меңнән артып китте.

Порталның үзенчәлеге шунда – командабыз бер җирдә генә тупланып утырып тормый, аерым бинабыз юк. Мәсәлән, мин хәзерге вакытта Казанда яшим, КФУның юридик факультетында укыйм. Казанда булып та, Санкт-Петербург тормышы, андагы чаралар, вакыйгалар, концертлар турында язам. Питерда үзебезнең журналистларыбыз бар, алар чарага барып, мәгълүматны җибәрә. Мин, Казанда яшәп, Питер укучысына Казан, Татарстан турында яза алам. Без  кемгәдер бәйле түгел.

Әгәр үз артыңнан өндәп, юл күрсәтеп баручы булмаса, бер генә оешма да озак яши алмый. Порталның хужасы, идеяләрнең аккумуляторы һәм аны тулаем үз акчасына эшләтүче кеше – программист Равил Закиров. Ул яхшы оештыручы гына тугел, янына талантлы кешеләрне дә җыя белүче. Әйтик, бүген портал инде Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә эшләп килгән татар вакытлы һәм электрон матбугат органнарының тулы бер бердәмлеген оештыра алды.

Без даими рәвештә татар матбугатының бүгенге көндәге проблемаларын яктырткан онлайн форумнар, киңәшмәләр үткәрәбез, яңа тәкъдимнәр ясыйбыз. Шулай ук порталның үз Советын булдырып, атнага ике тапкыр җыелып, планнар корабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз. Күренекле журналистларыбыз Зәрия Хәсәнова, Катифә Гайнетдинова, Ринат Мәһдиев, Линара Николашкиналар порталның үсешенә зур өлеш кертә.

«Питер – җылы шәһәр. Ләкин туган як үзенә тартты»

– Күпләр Питерга ашкынганда сез, киресенчә, Питердан Казанга кайткансыз. Нигә кайтырга уйладыгыз? Ата-бабаларыгызның кендек каны тамган җирнең кайтавазы чакырып кайтардымы?

– Сигезенче сыйныфтан алып мин Санкт-Петербургта яшәдем. Икенче шәһәр тормышына, мохитенә ияләшү авыр бирелде. Шунысы яхшы – коллективыбыз әйбәт иде. Мәктәптә төрле милләт балаларының булуы да зур роль уйнады, үземә бик күп иптәшләр таптым. «Син – татар», – дип, бармак белән төртеп, кимсеткән кеше булмады.

Санкт-Петербургтагы тормыш бөтенләй үзгә: мәдәният, җәмгыять үзенең йогынтысын ясады, күп нәрсәгә карашым үзгәрде, яхшырак укый башладым. Тырышып укуымның әҗере дә булды – «Артек» лагерена бушка юллама бирделәр. Бер елдан соң китап язарга тотындым, чөнки бу шәһәрдә яшәп бик күп китаплар укыдым, тәэсирләндем.

Каникуллар вакытында берничә хикәя яздым. Язу эше ошады. Язып бетергәч, әти-әниемә күрсәттем. Язганны ошаттылар. Шуннан соң үземне проза язуга багышларга булдым, хикәя артыннан хикәя, шигырьләр туды.

Хикәяләремне «Сириус» белем бирү үзәгенә җибәрдем һәм мине әдәби сменага үткәрделәр. Сменада да иҗат итүемнән туктамадым. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда ук инде мин «Һавалы буяулар» дигән беренче китабымны чыгардым.

Мәктәп тәмамлаганнан соң югары уку йортына укырга кердем. Озак та үтми, карантин башланды. Пандемия вакытында гаиләбез белән Казанга күчендек. Нәкъ шушы мизгелдә Казанда калырга теләгем туды. Туган якка тартты. Бәлкем, тамырларым монда булу белән бәйледер… Әти-әниемә рәхмәт, каршы килмәделәр.

Санкт-Петербург туйдырмады, юк. Анда ялгыз калуымнан да курыкмадым. Минем өчен ул шәһәр тормыш сәхифәмнең бер бүлеге. Миндә ниндидер үзгәрешләр бар икән, бу бары Питерның йогынтысы гына. Мөмкинлек чыгу белән Питерга кайтырга омтылам. Ул минем өчен җылы шәһәр.

Казан минем өчен көч чыганагы булган шәһәр. Казанга кайткач, сәхифәмнең тагын бер бүлеге башланган кебек булды. Узган ел Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыруда катнаштым, телевидениегә әңгәмә бирергә чакырдылар… Казанга кире әйләнеп кайтуны хата дип санамыйм. Бу форсаттан, мин казанлыларга Санкт-Петербург турында, питерлыларга Казан турында сөйли алам.

Хәзер юридик белемнәрем буенча киңәшләр бирәм, сайтлар алып барам, SMM өлкәсендә дә шөгыльләнәм. Киләчәктә юристлыкка китеп, башланган эшләрне ташларга җыенмыйм.

– Вәкиллекне бик күп тапкыр телгә алдыгыз. «Питер.татар» порталы эшчәнлеген әтиегез – вәкиллекне җитәкләгән Ренат Вәлиуллин ярдәменнән башка ерып чыга алмас идегез. Килешәсезме?

– Әлбәттә. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге порталны ачу инициативасы белән чыкты. Идеяләр гаиләмнең ярдәменнән башка тормышка аша алмас иде. Әти-әни ярдәм итмәсә, канатсыз кош кебек каласың, башка ярдәмчең булмаячак. Югары күтәрелеп китеп булмый. Нәрсә генә булмасын, терәк-таяныч булган әти-әниләребезгә һәрвакыт рәхмәтле булырга тиешбез.

Әти ярдәм итә дип, кул кушырып утырмыйм. Әтинең дәрәҗәсенә туры килер, йөзенә кызыллык китермәс өчен өстәмә җаваплылык алам дигән сүз. Киресенчә, мин күбрәк үсештә булырга телим.

«Безнең портал һәр кешене үзенә җыйган бер утраучык»

– Санкт-Петебургта төрле һөнәр ияләре бар. Кемдер рәссам, кемдер эшмәкәр. Сез алар белән элемтәдә торып яшисез. Шушы кешеләр турында сөйләгез әле. Сез аларны үзегез эзләп табасызмы? Нинди талантлы татар кешеләре бар?

– Күпчелек кешене үзебез эзләп табарга тырышабыз, чараларга чакырабыз. Кайберәүләре үзләре безнең белән элемтәгә керә. Бизнес турында әйтәбез икән, ул кешеләр белән мөнәсәбәттә торуның бер чарасы. Масштаблы проектлардан – логистика белән шөгыльләнгән «Атлас Чейн» компаниясен искә алып китик, алар төрле илләр арасында төрле йөк ташу белән шөгыльләнә, алар күптән түгел Казанда да үз вәкиллекләрен ачтылар. Шулай ук тагын бер татарлар оештырган «Грузовичков» компаниясе бүгенге көндә Яшел Үзәндә яңа логистик үзәк төзергә җыена, компания җитәкчесе Рафаил Купаев Питердагы татар чараларына һәрчак ярдәм итеп тора. Татарстанга Питер эшмәкәрләренең тартылуы безнең өчен дә горурлык.

Рәшит Гыйләҗев, Сания Бәхтиярова, Илдус Вахитов, Роберт Миф, Елена Саетбагина дигән күренекле рәссамнарыбыз, Әхнәф Зыякаев, Венера Абдуллина кебек сынчыларыбыз белән даими элемтәдә торабыз, алар турында язмалар бастырабыз. Милләттәшләребезнең күргәзмәләре Россиянең бик күп шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да күп тапкырлар узды. Мондый кешеләр бихисап. Без һәр кеше белән хезмәттәшлек итәргә ачык. Безнең портал һәр кешене үзенә җыйган утраучык булып тора. Порталыбыз теләсә кемгә файда китерә.

«Татарларны XX гасыр башында – «Нур» газетасы, XXI гасыр башында «Питер.татар» порталы туплый»

– Сезнең портал чагыштырмача яңа гына барлыкка килгән. Элекке вакытта татарларны нәрсә берләштергән?

– Татар вакытлы матбугатының башланган җире булып Петербург тора. Монда беренче татар газетасы «Нур» газетасы басыла башлый. Ул 1905 елның 2 (15) сентябреннән 1911 елның 22 июненә кадәр чыккан. 1990 елда газета милләттәшләребез ярдәме белән янәдән Петербургта нәшер ителә башлады. Бу эшкә безнең ватандашларыбыз – татар милли хәрәкәте активистлары – Мөхлисә Зарипова, Даут Әминов һәм Рәхимҗан Теляшов бик күп көч куйды.

Беренче татар басмасының 105 еллыгы һәм аны яңадан бастыруга 20 ел тулу уңаеннан «Нур-Свет» дигән кечкенә китап басылып чыкты. Белгәнегезчә, «Нур» газетасы Россия төбәкләрендә татар телендәге матбугатның басыла башлавына этәргеч бирә. Аның тарихы зур. «Нур» газетасы XX гасыр башында татарларны берләштергән басма булса, XXI гасырда да татарларны берләштереп торучы портал булдыру ихтыяҗы туды.

«Туган телен, милләтен оныткан татарларда үзаң уяна»

– «Питер.татар» порталының эшчәнлеге белән таныштырсаң иде.

– Традициягә әйләнгән чараларыбызның берсе – «Тукай квест». Халыкка Тукайның Питер белән бәйле урыннары буенча квестның биремнәрен үзебез уйлап чыгарабыз. Квестның соңгы ноктасы Габдулла Тукайның һәйкәле янында тәмамлана.

Пандемия вакытында да тик тормадык: онлайн Сабантуйлар уздырдык, Питерда яшәүче милләттәшләрне – артистларны җыйдык: Альберт Әсәдуллин, Альберт Җәлилов, «Акчарлак», «Файда» ансамбльләре һ.б.

«Файда» ансамбле турында аерым әйтеп үтәсем килә. Аны Рөстәм Үтәшев белән Айрат Маннанов барлыкка китерде. Халыклар дуслыгы йортында үз акчаларына татар мәдәнияте музеен оештырдылар. Рөстәм Үтәшевның (урыны җәннәттә булсын) эшен Айрат әфәнде алып бара.

Үзләренең сайтлары бар, мәдәни чараларын яктыртып баралар. Алар да төрле кызыклы кичәләр оештыра, балалар белән дә актив эшлиләр.

Порталыбызның тагын бер традициясе – Яңа ел концертларын үткәрү. Ютуб хостингында туры эфирлар үткәрәбез. Барлык артистлар белән элемтәләр корырга тырышабыз. Безгә кунакка килгән татар артистлары белән әңгәмәләр эшлибез. Концертларыбызны күп кеше карады, Россия төбәкләрендәге татарларга таратырга тырыштык.

Шунысы кызык – концертларга, күргәзмәләргә татар халкы гына түгел, руслашкан татарлар да, рус, дагыстанлы һәм башка милләт кешеләре дә килә. Туган телен, милләтен оныткан татарларда үзаң уяна: кайда гына яшәсәң, булсаң да, үз милләтең якын шул. Милләттәшләребез, күченеп килүче татарларны онытмыйбыз, барысын да чакырып торабыз.

Мин укыган мәктәптә төрле милләт балалары бар иде: яһүде дә, урысы да, татары да шунда. Барысы белән дуслаштым, аралаштым. Бу дуслыгыбызның киләчәктә кирәге чыкты: татар концертлары оештыра башлагач, сабакташларымны, укытучыларны чакыра идем, алар шуңа шатланып туя алмады. Безнең мәдәниятне күп милләт кабул итә, күпчелек милләт өчен безнең мәдәният якын.

Порталның традицияләренә әйләнеп киткән тагын бер чара – татар журналистлары форумы. Без аны «Санкт-Петербургның Татар медиафорумы» дип атадык. Анда Россиядә яшәүче татарларның милли-мәдәни үсешен мәгълүмати яктан тәэмин итү, татар массакүләм мәгълүмат чаралары, рус телле медиаресурслар һәм блогер җәмәгатьчелеге багланышлары мәсьәләләре буенча бик файдалы фикер алышу булды.

Форумга чакыру белән генә эш бетми, без аларның һәркайсы белән шалтыратышып, язышып, хәлләрен белешеп торабыз, очрашулар үткәрәбез, киләчәккә планнар корабыз.

«Җәмгыятькә файдалы булып каласыбыз килә»

– «Питер. татар» порталы бүген яшьләр кулында. Сезнең эшчәнлекне алып бару өчен кеше кирәкме, кемнәрне кабул итәсез?

– Филология, журналистика юнәлешләрендә укучы таныш студентларыбыз бар, теләге булганнар мәкаләләрен безгә даими җибәреп тора, без аны порталга урнаштырабыз. Бу булачак каләм әһелләренә чыныгу, тәҗрибә җыю өчен менә дигән мәйданчык. Бер кешене дә кире какмыйбыз – кызыклы материал була икән, рәхим итегез, татар һәм рус телләрендә җибәреп була.

Татар мәдәнияте турында язар өчен татар телен белү мәҗбүри түгел бит. Моның өчен порталдагы теләсә кайсы журналист белән яки минем белән элемтәгә керә аласыз.

Күптән түгел студентлар «Питер.татар» дигән исем белән студентлар җәмгыяте оештырып җибәрде. Анда Казан студентларыннан тыш, Казаннан Питерга күченеп киткән студентлар да бар. Бу җәмгыять яңа шәһәргә җиңелрәк ияләшер өчен булдырылды. Шулай ук без студентлар өчен эш бирергә яки аларны практикага алырга әзер булган эшмәкәрләр  белән дә хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, Казаннан Питерга укырга кергән студентның татар яки Татарстан кешесендә практика узуы үзенә үк яхшы булыр иде.

Без инде андый кешеләр белән аерым төркем булдырдык. Эшмәкәрләр студентларга вакансияләр тәкъдим итеп тора. Без социаль челтәрләр аркылы үзебезне генә күрсәтеп калмыйбыз, студентларга этәргеч бирергә, эшкә урнашырга, практика узарга да ярдәм итәбез.

– You Tube хостингында каналыгызда төрле танылган һәм танылмаган шәхесләр белән туры эфирлар оештырасыз. Танылганнары эфирга ничек ризалаша?

– Танылган кешеләр белән аралашу You Tube каналны үстерергә булыша, ләкин без андый максат куймыйбыз. Иң мөһиме – әңгәмәдәшне аудиториябезгә таныту. Күбесе белән элемтә корырга вәкиллек ярдәм итә.

– Порталның киләчәген ничек күрәсез? Бер агым белән генә шул килеш барса, кызыгы бетәр кебек тоела. Ниндидер бөек планнар белән янасызмы?

– Порталны алга таба үстерергә телибез. Хәзер аудиториябез киңәйгәндә безгә карата мөнәсәбәт тә үзгәрде, җәмгыятькә файдалы булып каласыбыз килә.

Зилә Мөбәрәкшина

 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*