2025 елның февралендә бөек татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел була.
Каюм Насыйриның хезмәтләре үзе яшәгәндә – өлешчә, вафатыннан соң тулысынча таныла, хезмәтләрен бик күп буын өйрәнә. Аның таланты, мөгаен, нәселдән килгәндер, шул ук вакытта табигый кызыксынучанлык һәм тырышлык та үз ролен уйнаган. Ул Югары (хәзерге Кече) Шырдан мулласы Габденнасыйр гаиләсендә дөньяга килә һәм гомеренең беренче уналты елы биредә уза. Каюм Насыйри нәселе – борынгы, Казан ханлыгы чорыннан килгән, танылган һәм хөрмәтле нәсел. Әтисе Габденнасыйр бин Хөсәен – танылган дин әһеле һәм каллиграфия остасы, бабасы Хөсәен бин Әлмөхәммәт – имам, гарәп теле синтаксисы һәм грамматикасы буенча кулдан язылган китаплар авторы. Гаилә башлангычы һәм традицияләре Каюм Насыйрины күпкырлы эшчәнлеккә этәрә һәм татар милләтенең беренче бөек галиме-мәгърифәтчесе биеклегенә күтәрелергә ярдәм итә.
Кече Шырданда Каюм Насыйрины һәркем белә. Каюм Насыйри Идел-Зөя киңлекләрендә үсә, ел саен яз көне туган авылына кайта торган була. Туган ягында халык җырларын, гомумән алганда, фольклорны өйрәнә. Тарихи һәйкәлләрне, борынгы кабер ташларындагы язуларны өйрәнү, биредә яшәүче өлкәннәр белән аралашулар нәтиҗәсендә Казан губернясы Зөя өязе авылларының тарихлары буенча хезмәте туа.
Каюм Насыйри гомеренең ахырына кадәр паспорты буенча туган авылы Шырдан крестьяны булып торган. Бу факт та авылдашларына аны хәтердә тоту, аның турындагы истәлекләрне балаларга, оныкларга җиткерү бурычын йөкли. Каюм насыйри исә үзенең нәсел шәҗәрәсен җиденче буынга кадәр белгән.
Шырдан авылының башлангыч тарихы Болгар ханлыгы җимерелү чорына барып тоташа, болгарлар Иделнең уңъяк ярына килеп утыра. Илебезнең шуннан соңгы барлык тарихи вакыйгалары да Кече Шырданга кагыла. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соңгы елларда авыл территориясендә халык тыгыз утыра. Гаиләләр тулы һәм ишле була. XX гасырдагы урбанизация сәясәте һәм 50нче еллардагы колхозларны эреләндерү елларыннан соң, авыл үзенең элеккеге халәтен югалта.
Каюм Насыйриның тарихи ватанын саклау замандашларыбыз өчен аның исемен мәңгеләштерүдә мөһим казаныш булырга тиеш.
Бөек мәгърифәтченең 190 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән районының башкарма комитеты «Каюм Насыйриның мирасы» дип аталган туристик маршрут эшләгән иде, аны Татарстан премьер-министры да хуплады. Туристик маршрут биш тукталышны үз эченә ала һәм алар арасында берсүзсез өстенлек бөек мәгърифәтче ватаны – Кече (Югары) Шырданга бирелергә тиеш.
Туристик маршрутны оештыруга әзерлек эшләре кысасында авылда әлегә чишмәләрне, Насыйри коесын төзекләндерү, авыл эчендәге юлларга вак таш җәю, Каюм Насыйри хезмәтләрен олылаучылар өчен визит-үзәк булырлык итеп, авыл китапханәсе бинасын яңартып торгызу каралган.
Аңлашыла ки, туристларны җәлеп итәр өчен болар гына җитәрлек түгел. 2015 елның җәендә «Каюм Насыйри туган җирен яңадан торгызу» фонды оештырылды. Фонд эшчәнлеге тарихи авыл буларак Кече Шырданны торгызу һәм үстерү, аның территориясендә тарихи-ландшафтлы музей комплексы төзүгә юнәлтелгән. Авылны төзекләндерү һәм үстерү, Кече Шырдан авылының тарихи биналарын һәм корылмаларын торгызу, Каюм Насыйри исемен һәм мирасын популярлаштыру, Кече Шырданның мәдәни һәм тарихи мирасын популярлаштыру, җәмгыятьнең мәдәни һәм белем дәрәҗәсен күтәрү, туган якның тарихын яктырту һәм Татарстан Республикасының туристик потенциалын үстерү буенча максатлар тормышка ашарга тиеш. Каюм Насыйри исеме илебездә генә түгел, татар милләте вәкилләре яшәгән һәр җирдә таныш. Бөек акыл иясенең ватаны да аның хөрмәт итүчеләрне тартып торучы бер үзәк булсын иде. Каюм Насыйри авылы фәнни-практик конференцияләр, симпозиумнар, конкурслар, күргәзмә һәм семинарлар, шул исәптән халыкара чаралар уздыру урыны.
Максатларга ирешүдә матди чыгымнарсыз булмый. Моның өчен Фонд зур тырышлык куя. Проект коммерция күзлегеннән караганда, табыш китермәячәк, димәк, меценатлардан да, шул ук вакытта дәүләттән дә ярдәм кирәк.
Авылдагы бер тарихи бина Югары Шырдан авылының икенче мәхәллә мәчете буларак 1902 елда Каюм Насыйри калдырган акчага төзелгән булган. 2017 елның 30 июлендә исә тарихи бина язмышының яңа чорына аяк атлады, авылыбызның мәчете яңартылды, ул Каюм Насыйрины хөрмәт итеп Югары Шырданга юл тоткан кунакларны каршы алырга һәрчак әзер.
Экскурсия маршруты төзү күп чаралар таләп итә. Авылда сакланып калган ландшафт һәм аның әйләнә-тирәсе гадәттән тыш матур. Күрсәтерлек объектлар булдыру, авылны төзекләндерү, кунакларны кабул итү һәм тоту өчен инфраструктуралар булдыру, гомумән, Каюм Насыйриның туган җирен тарихи тыюлык зонасы итү – болар барысы да туган ягыбызга туристларны җәлеп итү өчен кирәк.
Авыл халкының саны коточкыч тизлек белән кими. Бу безне хафага сала. Әлегә соң түгел, прогрессив кешеләр һәм җәмгыять ярдәмендә тарихи авылны торгызырга кирәк. Моның өчен күп нәрсә бар: авылга алып килүче юл яхшы, электр, су һәм газ кергән, элемтә челтәре салынган. Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларның 296 исем-фамилиясе язылган һәйкәл дә куелды. Авылны туристик объект итеп торгызу яңа эш урыннары булдыру мөмкинчелеге дә тудыра. Ә бу инде гаилә, балалар һәм башкасы дигән сүз.
Каюм Насыйриның 200 еллыгына алты ел вакыт калды. Ул, бөек шәхес буларак, халкы өчен шулкадәр күп эшләде ки, аның хезмәтләренә таянып, татар милләте Каюм Насыйри алдан әйткәнчә, халыкара аренага чыкты. Аның туган җирен шундый итеп торгызырга кирәк, киләсе буын башланган эшләрне дәвам итәрлек булсын.
Асия Гобәйдуллина,
«Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фондының башкарма директоры