tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Г.Тукайга һәйкәл куелачак
Уфада Г.Тукайга һәйкәл куелачак

Уфада Г.Тукайга һәйкәл куелачак

Уфада, Татарстан Мәдәнияте көннәрен үткәрү вакытында, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына республика татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Башкортстанның Дәүләт Җыены депутаты Римма Утяшева сөйләде. Һәйкәл кую инициаторы – Башкортстан Республикасы милли-мәдәни автономиясе.

Агентлык хәбәр иткәнчә, узган ел республика хөкүмәте карары белән һәйкәл проектын төзүгә конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән алты проект арасыннан иң яхшысын сайлап алды. Хәзерге вакытта һәйкәл скульптор Владимир Дворник тарафыннан ясала. Монумент Уфаның “Нур” театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*