Каз өмәләре – элек-электән авылларда күренекле вакыйга булган. Ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә инде күмәкләп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.
Кызлар, киленнәр үзләренең осталыкларын шунда курсәткәннәр. Казларны йолкып беткәч, көянтәгә асып, су буена юл тотканнар. Кызлар артыннан гармуннарын алып, егетләр дә иярә торган булган. Җырлап, биеп, күнел ачып, казлары салкын суда чайкаганнар. Кайтуга аларны хуҗабикә каз коймагы, кайнар чәй белән көтеп торган.
Ә инде каз бәлеше кичкә генә әзерләнгән. Кичке мәҗлескә барысы да бизәнеп, бәйрәмчә киенеп кунакка килгәннәр. Башкортстан Республикасы Мәчетле районының Абдулла авылында да каз өмәсе нәкъ менән элеккечә, борынгы йолалар буенча үтте. Өмәдә яше-карты, күрше-күлән, бала-чага да катнашты. Ир-атларга эш җитәрлек булды. Йорт хуҗабикәсе аш-су әзерлап, өмәгә килүчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлады.
Күрүебезчә, каз өмәсе ул авыл тормышының бер бизәге. Ул әле дә күп авылларда шулай дәвам итә. Өмәне үткәрүдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары, “Ак әниләр” оешмалары, “Энҗе” җыр ансамбле әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре зур өлеш кертте.
Изге догаларын укып, хуҗабикәгә рәхмәтләрен җиткереп, яхшы кәеф белән таралышты өмәчеләр. Көзге байлык, көзге муллык ризыкка язып, исән-сау ашарга язын! Иң мөһиме – илебездә тынычлык булсын!