tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күкчәдә әниләрне хөрмәтләделәр
Күкчәдә әниләрне хөрмәтләделәр

Күкчәдә әниләрне хөрмәтләделәр

Күптән түгел, Күкчә авыл клубында, авылның барлык әниләрен кунакка чакырып, иганәчеләр Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы, Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы һәм Хәсанов Булат Наил улы ярдәме белән «Бүләк итәм күңелем җылысын» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырганнар.

– Әлеге чара барышында әниләр мул итеп әзерләнгән табын артында үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт программасын карап ял иттеләр, Үзәк авылыннан килгән баянчы Рамил Касыймовка кушылып яшьлек җырларын искә төшерделәр. Бу көнне авыл халкы илебездә барган вәзгыятьне искә алып, махсус хәрби операциядә катнашкан ир – егетләргә гуманитар ярдәм дә җыеп тапшырды. Без, әлеге чараны оештыруда өлеше кергән һәрбер авылдашыбызга олы рәхмәтләребезне җиткереп калабыз! – диде  Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*