tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскидан “Аулак өй-көрәш” ярышының финал уенына барачак команда билгеле
Лениногорскидан “Аулак өй-көрәш” ярышының финал уенына барачак команда билгеле

Лениногорскидан “Аулак өй-көрәш” ярышының финал уенына барачак команда билгеле

27 ноябрьдә көн дәвамында Лениногорск Мәдәният сараенда әдәби көрәш, икенче төрле батл дисәк тә була, үтте. Уен-бәйгедә башта мәктәп укучылары ярышты, аннан укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре татар әдәбияты буенча белемнәрен сынады.

Мәктәп укучылары өчен сораулар татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты һәм биографиясе буенча төзелгән иде. Шулай ук әдәби көрәш биремендә халык йоласын һәм традициясен күрсәтү дә керде.

Уенны 11нче гимназия белән Тимәш мәктәбе башлады. Нәтиҗәдә, бер баллга өстенлек белән гимназиянең “Менә дигән уен” командасы җиңде. Команданың уенчылары Булат Вагизов белән Алия Камалтдинова әйтүенчә, мондый төр ярыш аларга бик ошаган. “Ярышта авыррак биремнәр дә булды. “Кем миллионер булырга тели” уенында сүзләрдән шигырь юлларын дөрес итеп җыярга кирәк иде. Аулак өй-көрәшкә әзерлек барышында Муса Җәлил иҗатын тулысынча диярлек өйрәнеп чыктык”, – диләр.

Икенче уенда 2нче мәктәп һәм Шөгер мәктәбе очрашты. Бу уенда җиңү – Шөгер командасы ягында булды.

Уен барышында катнашучылар Муса Җәлилнең  шигырьләрен белүләрен күрсәттеләр һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр, шулай ук җыр, бию өлкәсендә дә сәләтле икәнлекләрен дәлилләделәр.

Әдәби көрәшнең соңгы раундында мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре командалары арасында барды, бәйге әдәбиятта ана образы темасына багышланды һәм җанлы үтте. Җиңүче – мәгариф хезмәткәрләре.

Шөгер  мәктәбе командасы иң күп балл җыеп, абсолют җиңүче исемен алды. Әлеге команда февральдә Казан шәһәрендә узачак финал уенына Лениногорск данын якларга барачак.  2нче урын – гимназиядә, 3нче урынны Тимәш һәм 2нче мәктәп бүлеште.

Ә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре  җәй көне Болгарда узачак “Ага-базар” фестиваленә чакырылдылар.

Лениногорскида әлеге әдәби бәйгене-көрәшне “Аулак өй-көрәш”  проектының җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы , “Үз өем ” электрон журналы редакторы Сәрия Закирова шәхсән үзе алып барды.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*