tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды: «Татар казы» бөтен илгә бренд буларак танылачак!»
Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды: «Татар казы» бөтен илгә бренд буларак танылачак!»

Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды: «Татар казы» бөтен илгә бренд буларак танылачак!»

24-25 ноябрьдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Традиция буенча, фестиваль быел да күпләп кош асраучылары, какланган казы белән дан тоткан Мөслим җирлегендә булды. Быел фестивальдә ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан барысы 471 кеше катнашты.

Кунакларны иң элек Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Ул Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең инде өченче ел рәттән Мөслим районы җирлегендә узуының очраклы булмавын билгеләп узды. «Әлеге фестиваль – татар дөньясы өчен гаять әһәмиятле чара. Рәисебез указы буенча, каз өмәләре Республиканың һәрбер районында уздырылды. Ә инде финал өлеше, Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә, безнең җирлектә оештырылды. Бу, әлбәттә, очраклы түгел. Мөслим ягының заманча каз үрчетү оешмалары ил күләмендә дан тота, какланган казы бөтен Россия буенча танылган», – ди Мөслим башлыгы.

Финалның инде өченче ел данлыклы Ык елгасы буенда урнашкан Мөслим районында узуы, дөрестән дә, табигый күренеш. Монда фермерлар 130 меңләп, ә шәхси хуҗалыклар – 40 мең баш каз үстерә икән. Гомумән, ел дәвамында 3 миллионга якын баш кош үстерелеп сатыла, дип бүлеште җирлек башлыгы. Бер казның бәясе уртача 2000 сум дип карасак, кеше 80 миллион сум акча эшли, дигән сүз. «Акча эшләү мөмкинлеге булса гына авылны саклап була. Бу – зур мөмкинлек. Күп кеше каз үстереп көн күрә. Каз асраучылар ел саен артып бара. Татарстанда иң күп казларны бездә, Мөслим районында асрыйлар», – ди Альберт Хуҗин.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында безне Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 40тан артык рәссамның махсус «Каз өмәсе»нә дип иҗат ителгән картиналарыннан торган күргәзмә каршы алды. Бу – Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале өчен, махсус казга багышланган картиналар сериясе иде. Лениногорск шәһәреннән килгән рәссам Мөдәррис Мөхетдинов әлеге сериянең нинди шартларда гамәлгә куелганлыгы хакында сөйләде. «40тан артык рәссам җыелып 15 көн дәвамында Мөслимдә яшәп яттык. Татар халкының йөзек кашы, символы булган каз темасына багышланган иҗади эшләребезне тудырдык. Алардан бүген зур күргәзмә корылды. Картиналар төрле, һәрберсе үзенчәлекле. Һәр рәссам каз темасын үзенчә ачты, үзенчә күрде. Әмма һәрберебез каз образын яратып сурәтләде», – ди Мөдәррис Мөхетдинов.

«Яшьлек» спорткомплексында театральләштерелгән концерт программасы оештырылган иде. Биредә үк татар йорты экспозициясе, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә корылган. Матур йола күрсәтү белән беррәттән, фестиваль халкыбызның отышлы кәсепләрен торгызуны да күздә тотты. Монда каз йоны, мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне күрергә, аларны җитештерү серләренә өйрәнергә, каз канатын һәм мамыгын эшкәртү буенча мастер-класс узарга, каз мае һәм ите белән пешерелгән продукцияләрне авыз итәргә мөмкин иде.

Мөслимнең уңган ханымнары каз каурыен сыдыру буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Мендәр сүрүенә каз мамыгын тутыру эшенең дә нечкәлекләре шундый күп икән. Каурыен сыдыруын сыдырсаң, тутырдың да куйдың кебек – юк икән. Мендәр тутыру эшен элек-электән парлы хатыннарга гына тапшырырга яраган. Кияүгә бармаган яшь кызлар да, ире үлгән толлар да мендәр тутырмаган. Уртача 1 мендәр тутырыр өчен 8 каз мамыгы кирәк, ди. Мендәр тутырганда канаттан сыдырылганын гына куллансаң да дөрес булмый, мамыгын гына салсаң да дөрес килеп чыкмый икән. Дөрес итеп икесен кушып саласы, ди. Шактый катлаулы икән бу эш, бик нык рәтен белеп башкарырга кирәк.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова мендәр тутырганда канаттан сыдырылган йон белән мамыкны дөрес итеп кушарга өйрәтте.

Фестивальдә Оренбург өлкәсе, Сакмар районыннан 70 яшьлек Фуат Габдракипов та үзенең кул эшләре белән катнашты. Фуат абый бисер белән мендәр тышлары чигә. «5-6 ел чигәм инде. Кул шомаргач, авыр түгел, тиз бара. Күзлек кигән юк әле, Аллага шөкер, күзем бик яхшы күрә. Сәгатьләр буе чигеп утырам. Туйдырмый торган эш бит бу. Киресенчә, рәхәтлек бирә бу шөгыль миңа», – ди Фуат абый.

Фуат абыйның тормыш иптәше Рәифә апа Габдракипова да – чигү остасы. Ул мулине җепләр белән чигә икән. «Шулай икәүләшеп чигеп утырабыз. Фуат абыең ашауны да белми, йоклауны да. Көннәр буе бар дөньясын онытып чигәргә мөмкин. Иртәнге 6да уяна ирем. Тору белән чигүенә утыра. Мин иртәнге ашны әзерләп өстәл артына чакырганчы чигә. Аннары кичке якта кабат утыра. Төнге 12ләргә кадәр туктый алмый чигәргә мөмкин. Мин Фуат абыең кадәр фанат түгел инде бу эштә», – дип көлә Рәифә апа.

Каз канатын, мамыгын, маен кулланып җитештерелгән эшләнмәләрнең күплеге һәм төрлелеге кунакларны таң калдырды. Мәсәлән, Мөслим районында яшәүче Эльмира Тимергалиева каз мае белән төрле дару үләннәре сыгымтыларын кушып, кремнар, дәвалану өчен мазьлар җитештерә. «Табигый дәвалану чараларын – үләннәр, үсемлекләр, үлгән бал кортларын каз мае белән кушып эшләнгән мазьлар төрле авырулардан дәвалану өчен кулланыла ала. Тән тиресе авыруларыннан, буыннар сызлаудан, салкында өшүдән, чәчләрне дәвалау өчен бик файдалы.

Мазьларны җитештерү җиңелләрдән түгел. Үләннәрнең сыгымтысы озак ясала, аерым бер осталык таләп итә. 8-9 сәгать буе сыгымтысы гына җитештерелә. Аннары май ярдәмендә мазь текстурасы ясала. Бу мазьларның файдасын күрүчеләр бик күп – күпләп алалар, сорап, заказга ясаталар. Үзем дә кулланам, әниемә, кайнанама да илтәм. Бөтен гаиләбез белән кулланабыз. Файдасын күргәч рәхәт», – ди Эльмира Тимергалиева.

Фестиваль «Татар йорты» ихатасында дәвам итте. Биредә чистартылган казларны юу йоласы уздырылды. Кызлар һәм апалар каз йолкуда сынашып та алдылар. Ә җырлы-биюле уеннар белән мәйданны шаулатканнан соң, Мөслимнең уңган ханымнары, чажлатып, мич коймагы пешерергә тотындылар. Коймакларга каз канатыннан үрелгән дөгәч белән сап-сары каз мае сыланганда шыгырдап торган салкын һавага таралган иснең тәмлелеге… Кунакчыл Мөслим районында шул коймаклардан авыз итеп, кайнар чәйләр эчкән көнне озак искә аласы булыр, мөгаен.

Фестиваль татарның йоласын яшәтү, халкыбызның отышлы кәсепләрен торгызу, татар авылларын саклап калу, «татар казы» брендын булдыру, аны бөтен Россия, бөтен ил күләмендә таныту максатын күздә тотты.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, фестивальне йомгаклап, татар казын бренд дәрәҗәсенә күтәрү буенча эшчәнлекне шушы рухта дәвам итәргә чакырды. «Фестиваль каз үрчетү һәм каз өмәсен аерым бер һөнәрчелек, татарның бренды буларак күрсәтү, милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тотты. Бу фестиавальнең миссиясе – татарлар алдында казның дәрәҗәсен күтәрү. Татар халкы казның әһәмиятенә, бәясенә төшенсен, дип, каз өмәләрен шушындый дәрәҗәгә күтәреп күрсәттек без.

Каз кешене сыйфатлы ит белән туендыра. Аның мамык, канатларыннан күпме эшләнмәләр җитештерәбез. Каз маеның дәвалау сыйфатлары бихисап. Каз безне ашата, финанс яктан тәэмин итә. Йон-мамыгы – мендәргә, ите – ашарга, мае ризык кыздырганда кулланыла, өшегән, туңган җирләрне дәвалар өчен дә шифалы. Канаты белән идән себерергә кулай. Каурый очыннан май канаты – дөгәч ясала. Ә каклаган каз иң-иң затлы сыйлардан санала. Каз – татарның 4 мең елдан артык асраган кошы. Аның дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Каз – татар өчен илаһи кош булырга тиеш!

«Каз өмәсе» Бөтенроссия фестиваленең беренчесен, икенчесен искә алып, быелгысы белән чагыштырып карасак, без каз биргән нигъмәтләрнең елдан-ел остарак, киңрәк кулланылганын күзәтәбез. Быелгы күргәзмәләрдә ниләр генә тәкъдим ителмәгән! Бу куандыра. Димәк, без максатыбызга ирешә алдык – татар халкы казны тиешенчә бәяли, күнкүрешенә ныклап кертә. «Татар казы» бөтен илгә бренд буларак танылачак, Алла бирсә», – диде Кадрия Идрисова.

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*