Нур-Солтандагы урам танылган татар шагыйре исемен алачак. Бу хакта Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында хәбәр итте.
“Дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнехановка Нур-Солтан шәһәренең бер урамына татар халкының күренекле шәхесе, танылган шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү карары турында хәбәр итте”, – диелә хәбәрдә.