tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тукай районын 45-еллык юбилее белән котлады
Васил Шәйхразыев Тукай районын 45-еллык юбилее белән котлады

Васил Шәйхразыев Тукай районын 45-еллык юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзиев Тукай районын 45 яшьлек юбилее белән котлады. 20нче апрель көнне Чаллы районы Тукай районы исемен алган.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Тукай районы республика тарихында мөһим роль уйнаган. Шулай ук ул районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдә ирешкән уңышлары турында да әйтеп үтте. Соңыннан Васил Шәйхразыев республика чараларын уңышлы уздырган өчен рәхмәт җиткерде һәм алга таба да нәтиҗәле эшчәнләнлек алып баруга өмет белдерде.

«Кадерле Тукай районы халкы, якташлар!

Сезне чын күңелдән Тукай районының 45 еллыгы белән тәбрик итәм. Миңа Яр Чаллы хөкүмәтендә озак еллар эшләгән кеше буларак, Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәре аерылгысыз, чөнки аларны уртак тарих, уртак максат-бурычларны тормышка ашыру берләштереп тора.

Тукай районына 45 ел дисәк тә, асылда әлеге районның тарихы 1930 еллардан ук башлана. Инде шул елларда ук Кама елгасы ярында урнашкан районның республикабыз тарихында мөһим роль уйнаячагы көн кебек ачык була. 1970 елларда башланган, Татарстанны бөтен дөньяга таныткан, Кама автомобиль заводы төзелеше район кешеләреннән тагын да ныграк тырышлык сорый. Тукай районы халкы әлеге бөек эштә сынатмыйлар.

Бүгенге көндә районның үз йөзе бар, аның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү тармагындагы күрсәткәчләре республикабыз җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим югары бәяләнә. Эш белән бергә Тукай районы мәдәният һәм сәнгатькә дә зур игътибар бирә. Соңгы елларда «Ак калфак» татар – хатын-кызларының күчмә утырышын, Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул иткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәм.

Хөрмәтле якташлар! Бу истәлекле көндә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, туган республикабыз һәм күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа уңышлар һәм казанышлар телим!»

Тукай районы 1976 елның 20 апрелендә оеша. 23 авыл җирлеге һәм 88 торак пунктны үз эченә ала. Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан районнары лидерларының берсе булып тора.

chelny-biz.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*