tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Студентларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләреннән күргәзмә ачыла
Студентларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләреннән күргәзмә ачыла

Студентларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләреннән күргәзмә ачыла

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән. Аларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләре Туган тел көне уңаеннан оештырылган «Алифба» күргәзмәсендә тәкъдим ителә

«Иҗат эшләре яшь рәссамнарның ирекле карашлары булуы белән кызыклы. алар образның күнегелгән штампларын кабатламыйлар. Композицияләр арасында бик уңышлылары бар», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Композицияләрнең коллаграфия техинкасында башкарылуы да оригиналь. Студентлар композицияләрне басма графика буенча факультатив дәресләрдә ясаганнар. Педагог — Вера Карасева.

Күргәзмәгә куелган эшләр татар халкының үзаңын формалаштыруның бер элементы була ала дип саный оештыручылар. «Күргәзмәгә килүчеләр татар телендә язылган сүзләрне бик тиз истә калдырып сүзлек запасларын баетачаклар», — ди алар.

Күргәзмә 20 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният сараенда ачыла. Ачылу тантанасы — 15.00 сәгатьтә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*