tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды

17 апрель көнне, Башкортстан Республикасының Гафури районының “Красноусольск” курортында үткән милли матбугат журналистлары “Медиайыйыны”нда республика Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанда чыгып килүче татар басмаларыннан да журналистларыбыз бар.

“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Халыклар дуслыгы ордены, “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Сөләйманова, “Өмет” гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллина “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.



Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан яңа үрләр яулавыгызны телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*