tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Себер сандугачы” исемен алган Ленария
 “Себер сандугачы” исемен алган Ленария

 “Себер сандугачы” исемен алган Ленария

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Себер сандугачы” өлкә ачык вокаль конкурсы үтте. Җиденче ел үткәрелеп килгән конкурста катнашырга теләүчеләрнең саны елдан ел арта, дәрәҗәсе күтәрелә бара. Жюри рәисе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының ”Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты, “Тубыл шәһәренең атказанган гражданины“ исеме бирелгән Зәкинә Сәйфулла кызы Арангулова; жюри әгъзалары: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хафиз улы Хәкимов, Төмән өлкәсенең “Строитель” милли мәдәният сараеның татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Вәлиулла кызы Кәримова конкурста катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Кече яшь категориясендә катнашучыларның күпчелеге Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәп укучылары призлы урыннарга лаеклы булдылар.

“Халык вокалы” номинациясендә Айгөл Арипова беренче дәрәҗәдәге лауреат, Зәлия Шаморатова икенче дәрәҗәдәге лауреат дипломнарын алдылар. “Эстрада вокалы” номинациясендә Эмилия Абайдуллина беренче дәрәҗәдәге лауреат, Зәлия Шаморатова икенче дәрәҗәдәге лауреат, Альберт Колмәмәтов өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды.

Быелгы конкурста Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан күп талантлы катнашаучылар моңлы җырларыбызның матурлыгын, талантлы җырчыларыбызның барлыгын күрсәтте.

Урта яшь категориясендә “Халык вокалы” номинациясендә Юлия Шабанова беренче дәрәҗәдәге лауреат, Роберт Сабиров икенче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломын Диана Алиева алды.

“Эстрада вокалы” номинациясендә Төмән кунагы Крестина Тонко беренче дәрәҗәдәге лауреат, Вагай районыннан Айгөл Корбанова икенче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Ялутор районыннан Роберт Сабиров өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды.

Өлкән яшь категориясе “Халык вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗәдәге лауреат Елена Евсеева, өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Динара Әпсәләмова бүләкләнделәр.

Мактаулы яшь категориясе “Халык вокалы” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат Әлфинур Латыпова, Илмира Гарипова икенче дәрәҗәдәге лауреат, Әлфия Майгадарова өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаеклы булдылар. “Эстрада вокалы” номинациясендә Ялутор райныннан килгән талантлы җырчылар Илчан Хөснетдинов-беренче дәрәҗәдәге лауреат, Майнур Зарипова икенче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Тубыл районыннан Александр Колдырев өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды. Гран-при бүләгенә һәм бәйгенең “Себер сандугачы” исеменә Ленария Хасанова лаек булды.

Татар җыр сәнгатен үстерү, яңа талантар, йолдызлар үстерү максат белән оештырылган “Себер сандугачы” конкурсның үз тарихы бар.

Проектның авторы Ринал Абдурахманов бәйгене яраткан җырчысы, “Себер сандугачы” исемен йөрткән Зәкинә апа Арангуловага багышлый. Бәйгене әйдәп баручы Зәкинә ханым күп еллар жюри рәисе вазифасын да башкара. Ул:”Себер сандугачы” елдан-ел үсә, катнашучыларның георгафиясе киңәя, яңа талантлар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулыйлар. Аларны җыеп матур концерт оештырасы иде. Быелгы бәйгедә беренче мәртәбә катнашучылар, җиңүчеләр булды. Уңышлар телим һәркайсына! Бәйрәмне оешкан рәвештә оештырып үткәрүче себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, коллективына, программаны оста төзүче, алып баручы Лариса Шамаковага рәхмәтләр юллыйм. Бәйге бәйрәмчә матур, күңелле, эчтәлекле үтте,”-диде.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*