tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан журналисты Ринат Дусумов: “Без “диаспора” сүзенә каршы, без – Казахстан халкының бер өлеше”
Казахстан журналисты Ринат Дусумов: “Без “диаспора” сүзенә каршы, без – Казахстан халкының бер өлеше”

Казахстан журналисты Ринат Дусумов: “Без “диаспора” сүзенә каршы, без – Казахстан халкының бер өлеше”

Казахстан журналисты Ринат Дусумовны “Казинформ” мәгълүмат агентлыгының төп татары, дип атыйлар. Ул “Татар-информ”га үз илендә татарларга булган мөнәсәбәт, милли мохитне саклауның әһәмияте һәм “авылдан чыккан татар кызына” өйләнәсе килү теләге турында сөйләде.

– Безгә сине Казахстанның дәүләт мәгълүмат агентлыгындагы төп татар кешесе, диделәр. Үзең турында сөйлә әле.

– Мине үзем ассистентлык иткән күп кенә мәгълүмати проектларым аша беләләр. Ә болай мин тыйнак егет, күзгә артык күренеп йөрергә яратмыйм. Үземнең проектларым турында озаклап сөйли алам.
Казахстанның төньягындагы авылда тудым. Әнием Ульян өлкәсеннән, әти рус телле. Өйдә татар җырлары яңгырап торды, әни Россиядән татарча журналлар яздыра иде. Туганнар килгәч, безнең өй кечкенә генә татар авылына әверелгәнен хәтерлим. Әлбәттә, бәйрәмнәр татар ризыкларыннан башка узмады. Татарларда кабул ителгәнчә, гаиләдә барысы да әнидән, хатын-кыздан тора. Безне дә әни милли мохитта тәрбияләде. Кызганыч, татар телен генә яхшылап өйрәнә алмадык, шулай килеп чыкты инде.

– Казахстанда татар авыллары күпме?

– Мәсәлән, безнең авыл кечкенә генә. Анда барлыгы 40 йорт һәм нибары ике татар гаиләсе – безнең һәм әтинең зур абыйсыныкы. Өч казах гаиләсе яши. Бу – Казахстанның төньягы. Бүген статистика буенча, Казахстандагы поляклар нәкъ шул районда тупланган. Аларны монда узган гасырның 30нчы елларында күчергәннәр. Шуңа күрә хәзер мине татар буларак кына түгел, ә поляк буларак та беләләр. Мин поляк мәдәнияте, аны үстерү белән шөгыльләнәм. Берничә ел элек Польша дәүләте мине үз этносына кертергә карар кылды. Миңа Поляк картасын бирделәр, ул поляк халкы вәкиле булуыңны раслый. Аның ниндидер ташламалары да бар, ләкин мин алардан бер тапкыр да файдаланмадым. Татар мәдәнияте белән дә, поляк мәдәнияте белән шөгыльләнергә мөмкинлегем бар.

– Журналистика өлкәсенә ничек килеп эләктең?

– Барысы да рус теле дәресләреннән башланды: иншалардан ныклы бишле иде. Безнең авылда кайвакыт утны сүндерәләр, берничә тәүлек ут булмый иде. Өйдәге һәм китапханәдәге китапларны укып бетердем. Сүзлекләр, энциклопедияләр белән кызыксына башладым, кроссвордлар төзеп карадым. Мин тыйнак егет идем, әллә кайларда күңел ачып йөрмәдем. Өйдә, шәм яктысында шул кроссвордларны ясап утыра идем. Бу хакта район газетасы редакциясендә белеп алганнар, алар кроссворд җибәрүемне үтенде. Миңа кызык булып китте, газетада исем-фамилиям күренү дә этәргеч бирде.
Баш мөхәррир миңа: “Әйдә, уйнап йөрмә, берәр җитдирәк әйбер эшлә”, – диде. Мин шигырьләр яза башладым, алар да газетада басылды. Бераздан мәкалә язуымны сорадылар. Шигырьләрем өлкә газетасында да басылып чыкты. Анда төрле күренекле кешеләр турында очерклар да яздым – бу жанр миңа хәзер дә иң ошаганы. Шулай республика матбугат чаралары дәрәҗәсенә үсеп җиткәнемне сизми дә калдым. Сайлау мөмкинлеге бар иде – музыка белән шөгыльләнергәме (чөнки сәхнәгә тартыла идем), әллә журналистикага китәргәме… Мин икенчесен сайладым, Күкшетау дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым. Хәзер шулай ук журналистика буенча магистратурада укыйм. Ләкин тормышымда сәхнәгә дә урын калды. Мин режиссерлык белән шөгыльләнәм. Музыкаль дуэтта катнашам: Казахстан буенча гастрольләрдә дә йөрибез.

– “Казинформ”га ничек урнаштың?

– Журналистикада мин район газетасында штаттан тыш хезмәткәрдән алып, республика газетасында баш мөхәррир вазифасына кадәрле юлны уздым. Мәгълүмат агентлыгына китүемә карамастан, газета эше миңа хәзер дә ошый.
Астанага килгәч, мине “Назарбаев үзәге” оешмасына эшкә чакырдылар, анда хәзер Казахстанның беренче Президенты китапханәсе урнашкан. Мине редакция эше бүлегенә белгеч итеп алдылар, шул ук вакытта җитәкченең “спичрайтеры”, ягъни чыгышларын язучы булып та эшләдем. Биредә эшләгәндә бөтен илне йөреп чыктым. Шулай да кире үз эшемә кайтасым килде. Мине “Strategy 205” дигән бик кызыклы проектка чакырдылар. Бу – илнең үсеш стратегиясенә багышланган документ. Мине анда мөхәррир вазифасына кабул иттеләр. 2014 елда “Казинформ”га күчтем.

“Татар икәнем күзләремнән үк күренеп тора, диләр”

– Синең өчен “татарлык” нәрсәдә чагыла?

– Беркайчан да уйланганым булмады. Минемчә, бу үзеннән-үзе аңлашыла торгандыр: мәдәният, гореф-гадәтләр… Ләкин бер проблемам бар – төрки телләрдә сөйләшә алмыйм.

Татар телен өйрәнү теләге бар. “Ана теле” онлайн-курсларына да язылган идем, күпмедер вакыт түздем, ләкин ахыргача укырга ихтыяр көчем җитмәде.
Казахстан яшьләре арасында татар телен белү дәрәҗәсе бик түбән. Берничә ел элек мин монда Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс оештырдым. Бер шарты – татар телендә иҗади эш язу иде. Хезмәтләрнең күбесе казах телендә, берничәсе русча язылган, ә татар телендә бер эш тә юк иде. Киләсе конкурска татар телендә бер генә эш җибәрделәр. Әлеге хәл күп нәрсә турында сөйли, дип уйлыйм. Татар теле бездә әлегә әби-бабайлар ярдәмендә саклана.

– Ә милли көйләргә һәм киемнәргә килсәк?

– Мин татар милли киемнәрен бик яратам. Моны күрсәтергә тырышам: түбәтәйләр коллекциясе туплыйм. Милли ризыклар, киемнәр, көйләрне белү һәм саклау бик мөһим. Классик әсәрләр тыңларга тырышам. Мәсәлән, Рөстәм Яхинны. Бервакыт Казахстанга заманча татар эстрадасы җырчысын чакырырга теләгән идек, карый-тыңлый башлагач беркемгә дә туктала алмадык.

Мин “Дуслык” татар мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшлим, шуңа күрә Астанада төрле мәдәни чаралар уздырып торам. Аларда һәрвакыт халык көйләре, классик композиторларыбызның әсәрләре яңгырый. Милли ризыклар әзерлибез, милли киемнәр киябез. Ничек булдыра алам, татарлыкны шулай күрсәтәм. Минем татар икәнем күзләремнән үк күренеп тора, диләр.

– Астанада казахлар үзара рус телендә сөйләшә кебек? Ни өчен?

– Илнең төньягында яшәүче халык шактый руслашкан. Әгәр көньякка барсагыз анда казах теле өстенлек итә.

Дөресен әйткәндә, рус телендә сөйләшсәләр дә грамоталылык аксый, наданлык чәчәк ата. Казах телен өйрәнергә өлгермәдек, рус телен инде оныттык кебек килеп чыга. Кайвакыт матбугат хезмәтләренең нинди телдә язганы аңлашылмый, хәбәрләрен рус теленнән рус теленә тәрҗемә итәргә туры килә.

– Сез дәүләтнең төп мәгълүмат агентлыгында эшлисез, башкаларга үрнәк булырга тиешсез, дип уйлыйм.

– Вакыт булганда тырышабыз. Бу юнәлештә эшләргә, текстларның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Минем хәтта бер сәер гадәтем бар – сумкамда һәрвакыт берничә маркер, каләм һәм авторучка йөртәм. Автобус көткәндә тукталышларда эленгән белдерүләрдәге хаталарны төзәтәм.

– Ләкин сине барысы да татар буларак кабул итә?

– Әйе, мин беренче чиратта татар. Хәтта мин поляклар белән эшләгәндә дә, алар моны татар кешесе эшләгәнен белә. Бездә Польша илчесе булып этник татар – Сәлим Хазбиевич эшли. Ул казах татары, ләкин татар телен белми. Ул монда килгәч татарча чаралар оештыра башлады. Ләкин Польша татары булуына карамастан, ул беренче чиратта поляк.

“Татар хатын-кызлары башкалардан аерылып тора”

– Син гаиләле кешеме?

– Юк, әмма татар кызына өйләнәчәкмен! Авыл кызы булуы мәслихәт. Казахстанда андый кызлар бар, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә татар түгел (көлә).

Әле тагын рус телен белмәсә яхшы булыр, балалар тулысынча татар гореф-гадәтләрендә тәрбияләнер иде. Милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт әнидән килә дип уйлыйм мин. Әлбәттә, бүген минем өйдә татар мохите саклана, әнием исән-сау, намаз укыйбыз. Мөмкинлегем булганда җомга саен мәчеткә барам.

Минем бу сүзем күп кешегә ошамаска мөмкин, әмма мин Татарстанга тартылмыйм, шулай ук Казанга да битараф. Мин үзебезнең татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашам, ләкин Казанда бер тапкыр да булганым юк. Татарлар Татарстанда гына яшәми бит. Казахстандагы яшьләрнең дә “Татарстан” дип язылган футболка киеп йөрүен өнәмим. “Без – татарлар”, дип күкрәк киереп йөргәнче, беренче чиратта татар телен, мәдәниятен белергә, Тукай белән Җәлилне аерырга өйрәнергә кирәк.

Туган телне өйрәнергә теләгән кеше мөмкинлеген таба. Павлодар шәһәрендә татар телен өйрәнгән яшьләр Казанга олимпиадага барып беренче урынны алып кайтты.

– Син экскурсияләр дә оештырасың?

– Ике телдә уздырам – рус һәм поляк телләрендә. Нинди делегация булуына карап.

Гадәттә экскурсияне татарлар өчен, гомумән, казахстанлылар өчен мөһим булган урыннан башлыйм. Бу – борынгы койма. Ул кайчандыр татар мәчетен уратып алган булган. Мәчетне Астанада терлекчелек белән шөгыльләнгән бай татар кешесе Нуркен Зәбиров акчасына 1885 елда төзегәннәр. Кызганыч, аны совет вакытында җимергәннәр, Обком йорты һаман да калган.

Сакланып калган койма турында бик кызыклы риваять мәгълүм. Аны төзергә Боһара осталары килгән. Алар кайбер кирпечләргә “Аллаһ” сүзен язган, кайберләренә аерым баганалар утырткан. Хәзер бу 75 метрлы койма. Әлеге коймада риваятьләрдәге мулла Акмоланың изге рухы яши дип саныйлар.

Кызганычка, үзләрен татар дип йөрүчеләрнең күбесе яшәгән җирлекнең тарихын белми. Алар бу койманың Татар бистәсе уртасында торганыннан хәбәрдар түгел. Казахстандагы барлык шәһәрләр диярлек татар бистәләреннән башланганын, XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Казахстандагы күп мәчетләрнең татар стилендә төзелгәнен белмиләр.

– Татарларның Казахстанга йогынтысы ни дәрәҗәдә нык булган?

– Мин тарихчы түгел, бу хакта фикер йөртә алмыйм. Ләкин шунысы билгеле: Казахстанга традицион ислам татар руханилары аркылы килгән. Сез ни дәрәҗәдә дисез? Бу бәйләнеш күренеп тора дияргә була, мәдәнияттә, гореф-гадәтләрдә генә түгел. Иң танылган казахларны, безнең зыялыларны алып карагыз – шагыйрь Олжас Сөләймановны, җәмәгать эшлеклесе Морат Ауэзовны… Ауэзовның әнисе, гомумән, легендар шәхес, ул өч казах язучысында кияүдә булган.

– Аның исеме ничек?

– Фатыйма Габитова. Һәм беренче казах космонавты, Россия Герое Тәлгать Мусабаев, аның да әнисе татар булган бит.

– Аңлавымча, татар хатын-кызлары Казахстан якларына мөгаллимлек эшенә килгәннәр? Бүген дә хатының татар булса дәрәҗә санала, диләр. Бу дөресме?

– Белмим, ләкин казахлар чыннан да татар кызларына өйләнергә тырышкан, хәзер дә шулай. Беренче чиратта сәбәп – аш-су осталыгындадыр. Дөрес һәм туклыклы ризык, тәрбия, белемлелек, мәдәният. Татар хатын-кызлары башкалардан аерылып тора.

“Казахстанда татарлар үзләрен яхшы хис итә”

– Ә бүген хакимияттә, мәдәният өлкәсендә татарлар бармы? Алар хәзерге Казахстанның иҗтимагый тормышында нинди роль уйный?

– Статистиканы әйтәм алмыйм, миндә саннар юк. Ләкин әзерләнсәң табарга була. Хакимият турында әйтсәк, әлбәттә, иң югары вазифаларда юк. Алар безнең парламентта бар, депутатлар төркеме дип әйтик инде, Казахстанның Халыклар ассамблеясендә дә эшлиләр. Җирле һәм өлкә хакимиятләрендә хезмәт куялар. Сүз уңаеннан, иң өметле татар кызларыннан берсе – Казахстан татар һәм башкорт конгрессының яшьләр лидеры Элина Паули. Менә шундый үзенчәлекле фамилия. Ул Павлодар өлкәсе мәслихатының иң яшь депутаты.

Мәдәнияттә татарлар бик күп. Исемнәре дөнья күләмендә танылганнары да юк түгел. Мәсәлән, рәссам Камил Муллашев. Әгәр инде заманча мәдәниятне карасак, әлбәттә, Карина Абдуллинаны, композитор Ринат Абдулхаликовны телгә алырга кирәк. Журналистлар арасында татарлар күп, тик алар татар телле түгел. Язучылар, шагыйрьләр бар. Шуны әйтәсем килә, Казахстан татарларының күбесе (һәрхәлдә, без белгәннәре) – барыбер мәдәният вәкилләре, зыялы кешеләр. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Бу – татар халкына хас булганча, белемгә, мәдәнияткә, бизнеска омтылыш.

– Сездә милләтнең киләчәгенә карата күңел төшенкелеге юк кебек?

– Төшенкелеккә бирелгәнем дә юк. Бөтен проблеманы хәл итеп була. Казахстанда татарлар үзләрен яхшы хис итә. Киткән кешеләр бар, әмма ниндидер милли кысрыклаулар аркасында түгел, дип уйлыйм. Һич тә алай түгел. Казахстанда бүгенге көндә иң эре татар диаспорасы яшәгәнен исәпкә алырга кирәк. Ләкин без үзебезне диаспора дип атамыйбыз. Без бу сүзгә катгый рәвештә каршы, чөнки без Казахстан халкының бер өлеше, без – казахстанлылар, без үз өебездә.

Автор: Диана АВАКЯН, sntat.ru
Фото: Социаль челтәрләр
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*