tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» янә дәресләр башлый
«Сәләт» янә дәресләр башлый

«Сәләт» янә дәресләр башлый

Күпләрнең хыяллары чынга ашты. «Сәләт» йорты янәдән әйдәманнарны укыту дәресләрен башлады. Алар октябрь аеннан башлап апрель аена кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы сигез дәрес булыр дип планлаштырыла. 2018 нче елда бишәү, ә 2019 нчы елда тагы өч дәрес.

Шуңа кушып, күчмә лагерь да каралган, ул 26 нчы гыйнвардан алып 31 нче гыйнварга кадәр “Байтик” та узачак. Әлеге лагерьга әйдәманнар сайлап кына алыначак.

Беренче дәрес 17 нче октябрь көнне узды. Укучыларга “Сәләт” нең төп кагыйдәләре, форумнары, фестивальләре турында сөйләделәр. Булачак әйдәманнар арасында “Сәләт” лагерында булган укучылар да, беренче тапкыр гына килүчеләр дә бар иде. Шуңа күрә дәрес танышу, сорашу формасында үтте. Ничек булмасын, барысы да әйдәман булу максаты белән җыелган.

“Мин “Сәләт” лагерында 2017 нче елда булдым. Беренче көннән миңа андагы атмосфера ошады. Әйдәманнарыбыз белән җылы мөнәсәбәттә идек. Лагерьдан кайтканнан соң әйдәман булам дип уземә максат куйдым һәм хәзер максатыма ирешү өстендә эшлим”, — дип җавап бирде Энҗе Сайфутдинова.

Икенче дәрес 31 нче октябрьда узачак. Башка шәһәрләрдә яшәгән укучыларга шулай ук онлайн дәресләр алып барыла. Соңыннан тест формасында экзамен үткәрелә һәм араларыннан иң-иңнәре сайланып алына.

Илүзә Ибәтуллина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*