Казанда республика күләмендә узучы ифтарга чакыру билетлары әлегә таратылып бетмәгән. Барасы килгән кеше хәзердән үк аны алу хәстәрен күрсен иде. Быел Рамазан аенда Казанда республика ифтары җиденче тапкыр оештырыла. Беренче елларда 2 мең ярым кеше чакырсалар, узган ел 10 мең мөселманны бергә җыйдылар. 25 майда “Казан-Арена” стадионында 15 мең кешегә табын корылачак.
“Ифтар – күп кеше өчен ашап-эчеп утыру урыны гына түгел, бер-берең белән күрешү, аралашу чарасы да. Ел саен рәхмәт сүзләре ишетәбез”, – диде Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән узган матбугат конференциясендә. Чарада күренекле дин әһелләренең вәгазен, мөнәҗәтләрне дә ишетәчәкбез. 15 мең кеше бергәләп намаз укыячак. Районнарга 2,5 мең чакыру җибәрелгән. Республикада 48 мөхтәсибәт бар, җирле халыкны алар оештырып алып килә. Ерак районнардан автобуслар яллап, юлга кузгалу шактый мәшәкатьле. Һәркем бала-чагасын, гаиләсен калдырып чыгып та китә алмый. Шуңа күрә ифтарга күбрәк Казанга якын районнар һәм башкала халкы килер дип көтелә.
“Казан-Арена”ның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүенчә, кунаклар каршыларга әзерлек бара. Баш өстендә түбә булгач, яңгыр яуса, нишләрбез, дип тә борчыласы юк. Иң мөһиме, чакырылган кунаклар килсен! Кунаклар арасында барысы да ураза тотучылар гына түгел. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрне дә игътибардан читтә калдырмаганнар. Ифтарда бик тә катнашырга теләүчеләр булса, мөхтәсибәтләргә, мәчетләргә яки Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тик бу эшне соңгы көнгә калдырмавың хәерле. Чакыру ала алмаган кешеләргә ифтар көнне стадион янында махсус тартмаларда ризык өләшәчәкләр. Узган ел 250 тартма әзерләнгән, ләкин халык аз булу сәбәпле, барысы да таратып бетерелмәгән.
Кунакларга хезмәт күрсәтүче 1 меңнән торган волонтерлар составын җыеп бетергәннәр. Халык табында хөрмә, җиләк-җимеш, чәкчәк, печенье, су, сок, пылау белән сыйланачак. Әлеге чараны үткәрүгә 20 оешма акчалата яки ризык белән ярдәм итә. Хәйриячеләр арасында башка дини конфессия вәкилләре дә бар. Мәҗлесне үткәрү күпмегә төшә дигән сорауга төгәл җавап ишетмәдек. Хәер, бер кешенең чыгымы биш йөз сум дип алдан кисәтеп куйганнар иде.