tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан-Арена”да узасы ифтарда халыкны нинди ризык белән сыйлаячаклар?
“Казан-Арена”да узасы ифтарда халыкны нинди ризык белән сыйлаячаклар?

“Казан-Арена”да узасы ифтарда халыкны нинди ризык белән сыйлаячаклар?

Казанда республика күләмендә узучы ифтарга чакыру билетлары әлегә таратылып бетмә­гән. Барасы килгән кеше хәзер­дән үк аны алу хәстәрен күрсен иде. Быел Рамазан аенда Казанда республика ифтары җиденче тапкыр оештырыла. Беренче елларда 2 мең ярым кеше чакырсалар, узган ел 10 мең мөселманны бергә җыйдылар. 25 майда “Казан-Арена” стадионында 15 мең кешегә табын корылачак.

“Ифтар – күп кеше өчен ашап-эчеп утыру урыны гына түгел, бер-берең белән күрешү, аралашу чарасы да. Ел саен рәхмәт сүз­ләре ишетәбез”, – диде Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөф­ти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән узган матбугат конференциясендә. Чарада күре­некле дин әһелләренең вәгазен, мөнәҗәтләрне дә ишетәчәкбез. 15 мең кеше бергәләп намаз укыячак. Районнарга 2,5 мең чакыру җибәрелгән. Республикада 48 мөхтәсибәт бар, җирле халыкны алар оештырып  алып килә. Ерак районнардан автобуслар яллап, юлга кузгалу шактый мәшәкатьле. Һәркем бала-чагасын, гаиләсен калдырып чыгып та китә алмый. Шуңа күрә ифтарга күбрәк Казанга якын районнар һәм башкала халкы килер  дип көтелә.

“Казан-Арена”ның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүенчә,  кунаклар каршыларга әзерлек бара. Баш өстендә түбә булгач, яңгыр яуса, нишләрбез, дип тә борчыласы юк. Иң мөһиме, чакырылган кунаклар килсен!    Кунаклар арасында барысы да ураза тотучылар гына түгел. Аз керемле һәм күп балалы гаилә­ләрне дә игътибардан читтә калдырмаганнар. Ифтарда бик тә катнашырга теләүчеләр булса, мөхтәсибәтләргә, мәчетләргә яки Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тик бу эшне соң­гы көнгә калдырмавың хәер­ле. Чакыру ала алмаган кешеләргә ифтар көнне стадион янында махсус тартмаларда ризык өлә­шәчәкләр. Узган ел 250 тартма әзерләнгән, ләкин халык аз булу сәбәпле, барысы да таратып бетерелмәгән.

Кунакларга хезмәт күрсәтүче 1 меңнән торган волонтерлар сос­тавын җыеп бетергәннәр. Халык табында хөрмә, җиләк-җи­меш, чәк­чәк, печенье, су, сок,  пылау белән сыйланачак. Әлеге чараны үткәрүгә 20 оешма акчалата яки ризык белән ярдәм итә. Хәй­рия­челәр арасында башка дини конфессия вәкилләре дә бар. Мәҗ­лесне үткәрү күпмегә төшә дигән сорауга төгәл җавап ишет­мәдек. Хәер, бер кешенең чыгымы биш йөз сум дип алдан кисә­теп куйганнар иде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*