«Казан» бию ансамбле һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары татар сәхнәсенең йөзек кашы булган «Зәңгәр шәл»не тәкъдим итә.
20 майда 18.30 сәгатьтә “Чулпан” мәдәният үзәгенә әлеге җырлы-биюле тамашаны карарга чакырабыз!
Төп рольләрдә Рөстәм Насыйбуллин, Гөлназ Гафурова, Фердинанд Фәтхи, Ләйсән Мәхмүтова, «Фәридә-Алсу» дуэты, Марина Карпова. Проектның авторы – Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.