tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Барда районында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Барда районында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Барда районында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермь краенда. Чараларда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Рөстәм Мңнеханов Пермь шәһәрендә берничә очрашу уздырганнан соң, Барда районына килде. Биредә ул татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай скверында куелган һәйкәлгә чәчәкләр сала. Чарада Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2013 елның 28 июнендә ачылган иде.

Татарстан Президенты Барда районында Пермь краеның татар иҗтимагый оешмалары активы белән дә очрашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*