Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Килә, килә язлар саен сиңа, илең килә туган көнеңдә…» дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде.
Әлеге бәйрәмдә универсаль компетенцияләр методологиясе һәм технологиясе кафедрасы каршында оешкан «Иҗади лаборатория» шәкертләре тарафыннан Г.Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.
Шигырь бәйрәмендә «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Марат Закир, Татарстан Республикасының халык артисты Кирам Сатиев, «Казан утлары» журналының баш сәркатибе, язучы Камил Кәримов, депутат, экономика фәннәре докторы Фадбир Сафин, кафедра укытучылары катнашты.