tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Иле республикасының татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр бәйгесе узды
Мари Иле республикасының татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр бәйгесе узды

Мари Иле республикасының татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр бәйгесе узды

2021 елның 21 апрелендә Мари Иле республикасының татар мәдәнияте үзәгендә бәетләр һәм мөнәҗәтләр бәйгесе узды.

Оештыручылар:
– Мари Иле республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре министрлыгы;
– Мари Иле республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе;
– Мари Иле республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы;
– Мари Иле республикасы мөселманнарының Региональ Диния Нәзарәте.

Татар фольклорының иң борынгы һәм популяр жанрларының берсе – бәетләр һәм мөнәҗәтләр. Бу туганлык жанрлары үткәндә калмады, искермәде, ә бүген дә барлыкка килүләрен дәвам итәләр, чөнки җәмгыятьнең һәм шәхси тормышның барлык вакыйгаларын чагылдыралар һәм аларга карата мөнәсәбәт күрсәтәләр. Шигырь формасында мөнәҗәтләр һәм бәетләр аерым алынган кешеләр һәм җәмгыятьнең уй-кичерешләрен тапшыралар. Хәзер барлык төр бәетләрдән, күпчелек очракта, әнисен яки әтисен, улын яки кызын, ирен яки хатынын, яраткан кешесен һәм тарихи вакыйгаларга багышланган бәетләр языла. Мөнәҗәтләр текстлары арасында Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәрләргә ышану, табыну һәм ярату, тормыш һәм үлем турында уйлануларга, шулай ук «ана» мөнәҗәтләре өстенлек итә.

Республика татар мәдәнияте узәгендә бәет һәм мөнәҗәтләр конкурсы икенче тапкырын узды. Безнең катнашучыларыбыз да Рамазан аена багышланган мөнәҗәтләр башкардылар.

Конкурс ахырында барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

Мари Иле республикасының татар мәдәнияте үзәге методисты
Рәмзия Әүхадуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*