tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак
Камал театрында Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак

Камал театрында Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале узачак

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 2021 елның 7-13 июнендә узачак Төрки халыкларның XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә билетлар сатыла башлады.

Фестиваль программасында Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 23 театр катнаша. Быел фестиваль заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Билетларны кассалардан, театр сайтларыннан һәм билет таратучылардан сатып алырга мөмкин.

Әлегә сатуда Камал Театрында үтәчәк спектакльләр генә. Билетлар театр сайтында, кассасында һәм билет операторларында. Шушы көннәрдә “Нәүрүз” фестивале үтәчән башка театр-мәйданнарның сайт һәм кассаларында да билетлар сатуга чыгачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*