11-13 ноябрьдә Истанбулда II Оешмалар белән идарә итү конгрессы үтте. Конгрессны Arel университеты Халыкара оешмалар белән идарә итү җәмгыяте, Istanbul Kent университеты һәм Holistence академиясе белән берлектә үткәрде.
Биредә Казан галиме Нуридә Насыйбуллина Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы «Язма мирас» үзәге эшчәнлеге белән таныштырган.
«Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу катнашындагы конгресста Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Язма мирас» үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина үзәкнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Ул чыгыш ясаган секция утырышында катнашучы галимнәр, игътибар белән тыңлап, кызыксындырган сорауларын бирде», – диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.
Нуридә Насыйбуллина «Язма мирас» үзәге хезмәткәрләренең татар милли культурасына караган кулъязма, документларны фәнни әйләнешкә кертү буенча эшләвен турында сөйләгән. «Язучылар иҗаты, төбәк тарихы күп еллардан бирле эзлекле, тирәнтен һәм җентекле өйрәнелеп килә, ләкин шагыйрьләребезнең тормышы, иҗаты, татар тарихы яңадан-яңа эзләнүләргә, табышларга нигез булып тора», – диде галимә.
Нуридә Насыйбуллина «Мирасханә» фондында җиде меңнән артык кулъязма китап, өч меңнән артык сирәк китап, иске татар, госманлы, үзбәк, гарәп, фарсы һәм калмык телләрендәге XII – XX гасырга караган дистәдән мең кулъязмалар булуын әйткән. «Шулай ук, танылган татар язучылары, композиторлар һәм театр эшлекләренең 170тән артык шәхси архивы, музыкаль-этнографик язмалар, татар халкының музыка сәнгате буенча материаллар бар», – диде ул.
Казан галименең чыгышын Истанбулдагы II Оешмалар белән идарә итү конгрессы катнашучылары «бик яхшы» дип бәяләгән. «Халкыбызның рухи хәзинәсен тулыландыру юлындагы табышларыбыз һәрчак булып торсын, укучыга барып ирешсен, эчтәлекле җыентык-басмалар алга таба да чыгып торсын иде», – диде галимә.
«Казан галимәсе институт директоры, профессор, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллинның сәламен җиткереп, чараны оештыручыларга институт галимнәре әзерләгән фәнни басмаларны бүләк итте. Алар арасында Роберт Миңнуллинның шигърияте, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗаты турындагы басмалар бар», – диде Айгөл Зара Кәбирова.