tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә китап бәйрәме узачак
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә китап бәйрәме узачак

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә китап бәйрәме узачак

17 ноябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Китапханә – мәгърифәт учагы» дип аталган түгәрәк өстәл һәм Фәрит Йосыповның «Себер татарлары. Рухи мәдәни җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе» дип аталган 5 томлык хезмәтенең бишенче томын тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичә 14:00 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар – Тубыл шәһәре, Тубыл, Яркәү, Вагай, Уват районарыннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар. Өлкәнең башка төбәкләреннән дә бу чарага килергә теләүчеләрне чакырабыз.

Чарада китапның авторы Ф.Йосыпов һәм фәнни мөхәррире Фәнзилә Җәүһәрова катнашачаклар.

Оештыручылар: милләтләр эшләре буенче өлкә комитеты, Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Төмән татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*