tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Татар кызы-2022” бәйгесенең финалы уза
Арчада “Татар кызы-2022” бәйгесенең финалы уза

Арчада “Татар кызы-2022” бәйгесенең финалы уза

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында “Татар кызы-2022” республика бәйгесенең финалы уза.

Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова әлеге бәйгенең күп еллар дәвамында татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап уздырылып килүен билгеләп үтте.

– “Татар кызы” бәйгесенең тарихы да кызыклы. Аның тамырлары 2013 елга барып тоташа. Миллилекне аңларга, туган якка мәхәббәт, үз татар телебезгә хөрмәт уятырга дигән максат белән без “Озын толымлы татар кызы” бәйгесен башлаган идек. Ә хәзер ул 9 нчы ел инде “Татар кызы” исеме астында уза. Финалда катнашучы кызларга уңышлар телим. Чын татар кызы икәнегезне тагын бер кат исбатлагыз!, – диде ул.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова жюри әгъзасы буларак катнаша. Үзенең чыгышы вакытында ул кунакларны һәм катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде:

– Бүген биредә татар телен саклап калырга омтылган кызлар гына түгел, ә үзләренең һөнәрләрен яраткан кызлар җыелды. Шуны анлагыз: бәйгеләр яшьләребезне сабырлыкка өйрәтә, алар һәрберсе сезгә файдалы булсын иде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында “Татар кызы-2022” республика бәйгесенең финалына Татарстан Республикасының төрле урта һөнәри белем бирүче уку йортларыннан 10 кыз катнаша.

Хаҗиева Миләүшә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*