Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге турында күп тапкыр язганыбыз бар, хәзер инде оешма бүлекчәләре барлык регионнарда, һәр татар авылында да эшли диярлек .
Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасын дистә елга якын билгеле җәмәгать эшлеклесе, үзе дә тынгы белмәгән, бүтәннәрдән дә шуны таләп иткән ханым Кадрия Идрисова җитәкли.
Һәрвакыт һәр эшкә йомгак ясарга кирәк һәм нәкъ шул максат белән ел әйләнәсендә төрле регионнарда күчмә утырышлар оештырыла, ә ике елга бер тапкыр съезд уздырыла (баштарак ел саен форум була иде).
Быел 24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. Аның эшендә безнең өлкәдән дә җәмәгать эшендә актив катнашучы сигез ханымнан тупланган делегация катнашты – Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары, “Ак калфак” оешмасының Кызыл Октябрь округы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Абдуллина, Пильна округы бүлекчәсе җитәкчесе, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова, Сергачтагы “Татар радиосы 91,4” дикторы, укытучы, кочко-пожарлы Альбина Әндәрҗанова, Спас округы Татар Моклокасы мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева, Дзержинск татарлары автономиясенең башкарма комитеты рәисе, аккалфаклыларның шәһәр оешмасы җитәкчесе Зөһрә Абдулина, өлкә татар автономиясе активисткасы, журналист Зөлфия Сәмиуллина һәм шушы юллар авторы – өлкә “Туган як” газетасы журналисты, «Ак калфак» оешмасының округара кураторы Найлә Жиһаншина. Ә делегациябезне өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина җитәкләде.
Съездның беренче көне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган пленар утырыштан башланды. Ә аңа чаклы делегатлар шунда ук оештырылган кул эшләреннән торган күргәзмә-ярминкә белән танышып, милли атрибутикалы әйберләрне карады һәм сатып алды. Фольклор төркемнәрнең чыгышы да бик матур булды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланган пленар утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты һәм алып та барды. Бертавыштан президиум сайлангач, Васил Габделгаязович Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның делегатларга юллаган котлавын укыды. “Татар хатын-кызы тырыш, булдыклы, ил һәм дөнья тормышының барлык өлкәләрендә дә – икътисадта, мәгарифтә, фәндә, мәдәнияттә, бизнеста, төрле дә-рәҗәдәге хакимият һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт куючы ул. Әмма, иң мөһиме, ирләр белән бер дәрәҗәдә эшләп тә, сез татар гаиләсенең йөрәге, олы буынга игътибарлы, яратучы әниләр, ирләрегез өчен ышанычлы тормыш иптәшләре дә булып каласыз”, – дигән сүзләр дә бар иде анда.
Докладчыларның чыгышларын Кадрия Раесовна башлап җибәрде. Ул “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте, барлык башлангычларда һәрьяклап күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Бүтән докладчыларның чыгышы да хатын-кыз хәрәкәтенең кирәклелегенә, мөһимлелегенә, гаилә бәяләренә, үз үрнәгендә балаларга милли бәяләргә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган иде.
“Милләтнең киләчәге сезнең кулда, сез динебез, телебез, мәдәниятебез сагында торучылар. Махсус хәрби операциядә катнашып, илебез өчен көрәшүче ир-егетләребезгә дә күптөрле ярдәм күрсәтергә өлгерәсез, рәхмәт сезгә”, – диде Васил Габделгаязович йомгаклау сүзендә.
“Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге бертавыштан канәгатьләнерлек дип кабул ителде. Аннары 35 кешедән торган координацион совет, ә советның рәисе итеп Кадрия Раесовна сайланды. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча сигез эшче төркем булдырылды.
Әлбәттә, бүләкләүләр байтак иде.
Биредә үк оештырылган кичке аштан соң делегатлар махсус автобуслар белән “Сәйдәш” мәдәният үзәгенә юл тотты һәм “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты.
Съездның икенче көн программасы бик тыгыз иде – делегатлар ике төркемгә бүленеп, “Бала-Сити” һәм “АЛТА скул” мәктәпләренә барып (фотода Түбән Новгород өлкәсе делегациясе “АЛТА скул”да), хәзерге заман шартларында шәхси мәктәпләр үрнәгендә милли мәгарифнең торышын карады, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булып, аның эшчәнлеге һәм милли мәгарифнең заманча белгечләр әзерләү эшчәнлеге методологиясе белән танышты.
“Корстон” үзәгендә төшке ашны ашагач, “Татар гаиләсендә 3 һәм 7 буын хәрәкәте”, “Татар гаиләсендәге тәрбия” һәм “Татар гаиләләрендә эшмәкәрлек” темалары буенча өч дискуссион мәйданчыклар оештырылды.
Аннары “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексының искиткеч зур һәм матур залында дастаннарга багышланган (дастан – тарихы чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы) “Калфак туе” һәм съездны йомгаклау булды. Ә кичке аштан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа “Нур” татар дәүләт театры тарафыннан Зифа Кадырованың “Көтеп узган гомер” әсәре буенча сәхнәләштергән “Фатыма” спектаклен карадык. Без бу әсәрне “Туган як”та бастырган идек, “Нур” театры артистларының искиткеч уйнавы тетрәндерде дисәм, аз булыр, сүз белән әйтеп бетермәслек тәэсирләр алдык.
Съезд эше 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды. Бу чарада Татарстанның Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән беренче президенты Минтимер Шәймиев та катнашты.
Ә без рухланып, төрле регионнардан килгән делегатлар белән аралашып, тәҗрибә уртаклаштык, яңа планнар корып кайттык.
Барлык чаралар, съезд эше, һәрвакыттагыча, иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде һәм моның өчен Татарстан хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт, бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезне берләш-терүче шундый чараларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Түбән Новгород өлкәсе,
“Туган як” газетасы.