tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан хатын-кызларны җыйды
Казан хатын-кызларны җыйды

Казан хатын-кызларны җыйды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеге турын­да күп тапкыр язганыбыз бар, хәзер инде оешма бүлекчәләре барлык регионнарда, һәр та­тар авылында да эшли диярлек .

Бөтендөнья “Ак калфак” оеш­масын дистә елга якын билге­ле җәмәгать эшлеклесе, үзе дә тынгы белмәгән, бүтәннәрдән дә шуны таләп иткән ханым Кадрия Идрисова җитәкли.

Һәрвакыт һәр эшкә йомгак ясарга кирәк һәм нәкъ шул максат белән ел әйләнәсендә төрле регионнарда күчмә уты­рышлар оештырыла, ә ике елга бер тапкыр съезд узды­рыла (баштарак ел саен фо­рум була иде).

Быел 24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. Аның эшендә безнең өлкәдән дә җәмәгать эшендә актив кат­нашучы сигез ханымнан ту­планган делегация катнашты – Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары, “Ак калфак” оешмасының Кызыл Октябрь округы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Абдуллина, Пильна округы бүлекчәсе җитәкчесе, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдино­ва, Сергачтагы “Татар радиосы 91,4” дикторы, укытучы, кочко-пожарлы Альбина Әндәрҗанова, Спас округы Татар Моклокасы мәдәният йорты методисты Гализә Кукаева, Дзержинск татарлары автономиясенең башкарма комитеты рәисе, аккалфаклыларның шәһәр оеш­масы җитәкчесе Зөһрә Абдули­на, өлкә татар автономиясе ак­тивисткасы, журналист Зөлфия Сәмиуллина һәм шушы юллар авторы – өлкә “Туган як” газета­сы журналисты, «Ак калфак» оешмасының округара кураторы Найлә Жиһаншина. Ә делега­циябезне өлкә татар автономия­се каршында эшләп килүче өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина җитәкләде.

Съездның беренче көне “Кор­стон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган пленар утырыштан баш­ланды. Ә аңа чаклы делегат­лар шунда ук оештырылган кул эшләреннән торган күргәзмә-ярминкә белән танышып, милли атрибутикалы әйберләрне кара­ды һәм сатып алды. Фольклор төркемнәрнең чыгышы да бик матур булды.

Россия Федерациясе һәм Та­тарстан Республикасы гимнна­ры белән башланган пленар утырышны Татарстан Республи­касы Премьер-министры урын­басары, Бөтендөнья татар кон­грессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты һәм алып та барды. Бертавыштан президиум сайлангач, Васил Габделгаязович Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның делегат­ларга юллаган котлавын укыды. “Татар хатын-кызы тырыш, булды­клы, ил һәм дөнья тормышының барлык өлкәләрендә дә – икъ­тисадта, мәгарифтә, фәндә, мәдәнияттә, бизнеста, төрле дә-рәҗәдәге хакимият һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт ку­ючы ул. Әмма, иң мөһиме, ирләр белән бер дәрәҗәдә эшләп тә, сез татар гаиләсенең йөрәге, олы буынга игътибарлы, яратучы әниләр, ирләрегез өчен ышаныч­лы тормыш иптәшләре дә булып каласыз”, – дигән сүзләр дә бар иде анда.

Докладчыларның чыгышла­рын Кадрия Раесовна башлап җибәрде. Ул “Ак калфак” оеш­масы эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте, барлык башлан­гычларда һәрьяклап күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

Бүтән докладчыларның чыгы­шы да хатын-кыз хәрәкәтенең кирәклелегенә, мөһимлелегенә, гаилә бәяләренә, үз үрнәгендә балаларга милли бәяләргә их­тирам, мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган иде.

“Милләтнең киләчәге сезнең кулда, сез динебез, телебез, мәдәниятебез сагында торучы­лар. Махсус хәрби операциядә катнашып, илебез өчен көрәшүче ир-егетләребезгә дә күптөрле ярдәм күрсәтергә өлгерәсез, рәхмәт сезгә”, – диде Васил Габ­делгаязович йомгаклау сүзендә.

“Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге бертавыштан канәгатьләнерлек дип кабул ителде. Аннары 35 кешедән торган координацион совет, ә советның рәисе итеп Ка­дрия Раесовна сайланды. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча си­гез эшче төркем булдырылды.

Әлбәттә, бүләкләүләр байтак иде.

Биредә үк оештырылган кич­ке аштан соң делегатлар мах­сус автобуслар белән “Сәйдәш” мәдәният үзәгенә юл тотты һәм “Сөембикә” журналының 110 ел­лыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты.

Съездның икенче көн про­граммасы бик тыгыз иде – де­легатлар ике төркемгә бүленеп, “Бала-Сити” һәм “АЛТА скул” мәктәпләренә барып (фото­да Түбән Новгород өлкәсе делегациясе “АЛТА скул”да), хәзерге заман шартларында шәхси мәктәпләр үрнәгендә милли мәгарифнең торышын карады, Казан (Идел буе) фе­дераль университетының фило­логия һәм мәдәниятара багла­нышлар институтында булып, аның эшчәнлеге һәм милли мәгарифнең заманча белгечләр әзерләү эшчәнлеге методоло­гиясе белән танышты.

“Корстон” үзәгендә төшке ашны ашагач, “Татар гаиләсендә 3 һәм 7 буын хәрәкәте”, “Татар гаиләсендәге тәрбия” һәм “Та­тар гаиләләрендә эшмәкәрлек” темалары буенча өч дискуссион мәйданчыклар оештырылды.

Аннары “Адымнар” полилинг­валь белем бирү комплексының искиткеч зур һәм матур залында дастаннарга багышланган (да­стан – тарихы чынбарлыкны ча­гылдырган милли горурлык чыга­нагы) “Калфак туе” һәм съездны йомгаклау булды. Ә кичке аштан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа “Нур” татар дәүләт театры тарафыннан Зифа Кадырованың “Көтеп узган гомер” әсәре буенча сәхнәләштергән “Фатыма” спек­таклен карадык. Без бу әсәрне “Туган як”та бастырган идек, “Нур” театры артистларының искит­кеч уйнавы тетрәндерде дисәм, аз булыр, сүз белән әйтеп бетермәслек тәэсирләр алдык.

Съезд эше 26 апрель – Габ­дулла Тукайның туган көнендә бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды. Бу чара­да Татарстанның Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән беренче пре­зиденты Минтимер Шәймиев та катнашты.

Ә без рухланып, төрле регион­нардан килгән делегатлар белән аралашып, тәҗрибә уртаклаш­тык, яңа планнар корып кайттык.

Барлык чаралар, съезд эше, һәрвакыттагыча, иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде һәм моның өчен Татарстан хөкүмәтенә, Бөтендөнья та­тар конгрессына зур рәхмәт, бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезне берләш-терүче шундый чараларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

 Түбән Новгород өлкәсе,

“Туган як” газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*