Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара узды. Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева вакыйганы ачып, Туган тел көненең әһәмиятенә тукталды. Ректор чыгышын ана телендә иң яраткан шигырен сөйләү белән төгәлләде.

Төркиянең Каһраманмараш шәһәреннән, тәрҗемәче, филолог, язучы Фатих бәй Кутлу фикерләрен җыр телендә дәвам итте. Ул аларны төрекчә, татарча, һәм рус телендә яңгыратты. Чарада катнашыр өчен Әлки районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Аглиуллин җитәкчелегендәге 30 кешедән торган делегация килгән иде. Татар, Рус, чуваш халкының фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов татар халык җырын башкарды. Халыкара туган тел көненә багышланган чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җыр белән төгәлләнде. Аны төрле милләт вәкилләре аягүрә басып җырлады.
Дөнья мәдәнияты Институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Разакович Таһиров Казан кооператив институтының татар мәдәнияты үзәгенә, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, тынычлык сөючәнлек, толерантлык, этноконфессиональ татулык һәм мәдәниятләр, цивилизацияләр һәм халыклар арасындагы диалог кыйммәтләрен тормыш тәҗрибәсенә раславы өчен, Дөнья мәдәнияты Институты (ЮНЕСКО)ның, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институты
татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
