tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә
Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә

Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда узачак халык исәбен алу турында сөйләштеләр. Сәясәт белгече Руслан Айсин башка милләт кешесе булып язылуны Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итү дип атады.

«Монда эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора. Әгәр дә син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк син үзеңә хыянәт итәсең, бабаларыңа хыянәт итәсең һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга да хыянәт итәсең», — диде ул.

Руслан Айсин Аллаһы Тәгалә биргән милләт принципларын югалтуны рухи байлык коелып төшү белән тиңли.
«Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримдә әйтә: без сезне халыклар итеп бар иттек һәм җирдә тараттык, ди. Бу ясалма конструкция түгел. Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләт, тел принциплары бирелде. Әгәр дә аларны югалтсак, безнең бөтен рухи байлыгыбыз коелып төшәчәк», — дип белдерде ул.

Энҗе Габдуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*