Казан кооператив институты Татарстан вузлары арасында беренчеләрдән булып Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан татар авыллары мәктәпләрендә очрашулар уздырды.
Очрашуны Түбән Новгород өлкәсенең татар милли үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Сергач муниципаль бүлеге Иҗтимагый Советы рәисе Харис Хәкимов оештырды.
Казан кооператив институтының исәп-хисап һәм финанс кафедрасы мөдире Илһамия Миңнехәмитова, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Түбән Новгород өлкәсендә булды. Безне Сергач шәһәреннән татар дөньясына мәгълүм эшкуар, “Хәкимов” крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Сергач муниципаль бүлеге Иҗтимагый Советы рәисе Харис Хәкимов каршы алды. Очрашулар Кызыл Октябрь районы хакимиятеннән башланды. Хакимият башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Ильясов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, танылган Рәшит Ваһаповның туганы Рәүф Надир улы җылы итеп каршы алды. Без мәктәп укучыларын, яшьләрне Казан кооператив институтында укыту мәсьәләләре турында сөйләштек. Узара хезмәттәшлек итү буенча килештек.
Түбән Новгород өлкәсендә 34 татар авылы бар.Һәрбер гаилә икешәр, өчәр катлы йорт салган, мул тормышта гомер итә. Ата-бабасыннан килгән эшкуарлык юнәлешен алып бара,биредә танылган казылык җитештерүчеләр яши дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ике көнлек сәфәребездә Ураз авылында урнашкан Пильнә бистәсенең агросәнәгать техникумы филиалында булдык. Студентлар белән аралаштык. 281 бала белем ала торган урта мәктәптә укучылар белән очраштык. Казаннан килгән кунакларны һәр җирдә аягүрә басып, бертавыштан Исәнмесез, дип каршы алдылар. Ураз мәктәбенә укучылар 18 авылдан килеп укый. Һәм әлеге белем учагы районда иң яхшы мәктәп санала. Мәктәп директоры Фәрит Хәйруллин укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарында 96 процент балл җыюын сөйләде. Директор белән укучылар, барысы бергә Татар теленнән диктант язганнар. Гыйлем учагында Татар теле ата-аналарның теләге буенча укытыла. Мәктәп укытучысы Мәрзия Харрасова Татар теле кабинетына алып керде. Биредә Бөек шәхесләрнең портретларын, китапларын күрергә мөмкин.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан нәшир ителгән “Безнең кавем” китабын бүләк иттек.
Рбишча авылында урнашкан урта мәктәптә дә булдык. Директоры Гөлнар Фәхретдинова 11 нче сыйныфта укучыларны индивидуаль уку планы нигезендә укытуларын әйтте. Очрашуга ата-аналар да килгән иде. Кызыксындырган сорауларын юлладылар. Дөрес быел 11 нче сыйныфны 6 бала, ә 9 классны 44 бала тәмамлый. Мәктәпләрендәге татар теле кабинеты тәрәзәләрен халкыбызның милли киемнәре түбәтәй, читек рәсемнәре белән бизәгәннәр. Зур булмаган музейлары бар. Очрашуларда Кызыл Октябрь районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Ильясов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәүф Ваһапов үз чыгышларында һөнәрле булуның ни дәрәҗәдәге әһәмиятенә тукталдылар. Яшьләрне укыту мәсьәләсен алга куеп эш алып баручы, танылган эшкуар Харис Хәкимов “гыйлем алдыруның зур савап икәнлеге Коръән битләрендә дә язылганлыгын” әйтте.
Мәдинә авылында тарих битләренә кереп калган музейны күрү бәхетенә дә ирештек.
Түбән Новгород өлкәсендә татар җыр сәнгатенең абруйлы шәхесләре Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев туган. Биредә аларның исемнәрен мәңгеләштереп һәйкәлләр куелган.
Сергач шәһәрендә 24 сәгать дәвамында Татар радиосы эшли. Аны татар милли үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов җитәкли. Казан кооператив институты турында тәфсилләп интервью бирдек.
Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылында исә 3 мәчет бар. Тарихка күз салсак, узган гасырларда 7 мәчетле, 10 мәхәлләле авыл булган. Рбишча авылына татарлар XVI гасыр урталарында (1557 елда) Касыйм ханлыгыннан килеп урнашкан. Дөрес, бу җирләр әле тирәнтен өйрәнелмәгән. Авыл мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Исмәгыйлев тырышлыгында авыл тарихын эченә алган китап нәшир ителгән. Анда Финляндиядәге татар мәхәлләсен төзегән Вәлиулла хәзрәт Хәкимов, шулай ук Харис хәзрәтнең әнисе ягыннан бабасының туганы Гражданнар сугышында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән,өченче татар укчы полк командиры Биләл Садыйков турында да мәгълүматлар урнаштырылган. Китап тарихи фотолар белән баетылган.Бу көннәрдә хәзрәт ике проект өстендә эшли. Бастырылган китапны яңа мәгълүматлар белән тулыландыру һәм авылдан сугышка киткән, хәрби комиссариатка чакырылган, заводларда эшләгән авылдашларының исемлекләрен булдыру белән мәшгүль. 2000 меңгә якын авылдашының исем-фамилияләре җыйналган.
Рбишча мәчете шулкадәр матур, зәвыйклы итеп төзелгән, аның эчендәге
гүзәллекне күргәч хәйран каласың. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, Харис хәзрәт яңа гына Татарстанның Әгерҗе районында туып үскән Альбина ханым белән гаилә корып җибәргән.
Түбән Новгород өлкәсендә булган ике көнлек сәфәребез дә, без бу якларда уңган-булган, ата-бабалары эшен дәвамлы итүче, ачык йөзле, кунакчыл халык яши икәнлеген күреп кайттык. Бу якларда кунакларны Пәрәмәч пешереп каршы алалар, гаепләмәгез, дигән сүзләр белән озатып калалар.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе