Казан кооператив институтында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында, “Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре” дискуссион мәйданчыгы үз эшен башлап җибәрде.
Дискуссион мәйданчыкның модераторлары – Бөтендөнья татар конгрессының мәдәният һәм милли мәгариф комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры Илнур Хәбибуллин.
Илнур Хәбибуллин катнашучыларны Авыл хуҗалыгы министры исеменнән сәламләде һәм Министрлык эшчәнлеге белән таныштырды.

Дискуссион мәйданчык эше барышында профильле мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучыларның белгечлек буенча эшкә урнашу, яшьләрне авылга кайтаручы факторлар, профориентация буенча эш сыйфатын мәктәпләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында арттыру, агро-сәнәгать комплекслары өчен кадрлар әзерләү һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.