tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында дискуссион мәйданчык утырышы бара
Казан кооператив институтында дискуссион мәйданчык утырышы бара

Казан кооператив институтында дискуссион мәйданчык утырышы бара

Казан кооператив институтында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында, “Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре” дискуссион мәйданчыгы үз эшен башлап җибәрде. 

Дискуссион мәйданчыкның модераторлары – Бөтендөнья татар конгрессының мәдәният һәм милли мәгариф комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры Илнур Хәбибуллин.

Илнур Хәбибуллин катнашучыларны Авыл хуҗалыгы министры исеменнән сәламләде һәм Министрлык эшчәнлеге белән таныштырды.

Утырышта шулай ук Россия кооперация институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр  Байтемиров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка делегатлар чыгыш ясадылар. 

 

 

 

 

Дискуссион мәйданчык эше барышында профильле мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучыларның белгечлек буенча эшкә урнашу, яшьләрне авылга кайтаручы факторлар, профориентация буенча эш сыйфатын мәктәпләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында арттыру, агро-сәнәгать комплекслары өчен кадрлар әзерләү һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*