13 нче октябрьдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Дәрдемәнд исеме бирелде. Бу хакта Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган III нче Халыкара конференциядә бәян ителде. “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага буенча конкурска нәтиҗә дә ясалды.
Быел Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган барлык чаралар да Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан оештырыла.
Быел исә Россия кооперация университетының 110 еллыгы, Татарстан Республикасында кооператив белемнең 70 еллыгы да.
Биредә ике күргәзмә эшләде. Шәхесләр портретларын Гөлсем Хаҗиева махсус бүгенге чарага, дип иҗат итте. Шулай ук үзәк диварларын рәссам Әлфия Нурхәмәтова картиналары бизәде.
Рәссамнәр- Гөлсем Хаҗиева һәм Әлфия Нурхәмәтовага татар халкының тарихын, мәдәниятен саклап калудагы хезмәтләре өчен Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско) тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Халыкара конференция Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге,Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Дәүләт Советының ”Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының
”Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Рустэмовна Нәбиева халыкара конференциядә катнашучыларны сәламләде. Үз чыгышында Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм киләчәге турында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә өйрәнелүен, иҗат лабороториясе эшләвен. Елдан-ел конкурста катнашучыларның саны артуын. Тиздән өченче тапкыр Халыкара татар мәдәниятләре үзәкләре фестивален уздырылачагын һәм конкурска килгән мәкаләләрне җыйнап басма итеп нәшир ителәчәген әйтте. Шулай ук Алсу Рустэмовна “Татар халкының бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Киләчәктә яшь буын вәкилләре дә меценатлар югарылыгында эшләрен алып барырлар, дигән фикердә торабыз. Безнең институтта очраклы рәвештә генә Сәүдәгәрләр музее эшләми. Бүгеннән Татар мәдәнияте үзәге татар халкының телен, мәгарифен саклауда әйтеп бетергесез эшләр башкарган меценат, олуг шагыйрь Дәрдемәнд исемен йөртәячәк”, диде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гибатдинов, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев чараның мөһимлеген искәрттеләр.Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова үзләрендә хәйриячеләргә багышлап музей ачарга җыенуларын җиткерде. Соңыннан гимназия укучылары курайда халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Халыкара конференциягә чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 50 гә якын язма эш килде. 30 катнашучы дипломнар белән бүләкләнде. Жюри рәисе танылган журналист Әлфия Миңнуллина булды. Чарага Астралиядән Диләрә һәм Шөхрәт Вәлиләр килгән иде. Алар үз нәселләре хакында сөйләде. Свердловск өлкәсеннән Миләүшә Салаватова Сакаевлар нәсел дәвамчылары турында эзләнүен әйтте. Галимнәргә биргән сорауларына җавап таба алды. Серов шәһәренең хезмәт күрсәтү һәм туклану техникумыннан Розалия Разницина үзенең студентлары белән Урал төбәгенә күченергә мәҗбүр булган татарлар турында чыгыш ясады. Таллиннан Фәүзия Яхина-Һадиуллина сәламнәрен җиткерде. Әлки үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова үз җирлекләрендә сәүдәгәрләр эшчәнлеген дәвам итүче якташлары турында сөйләде. Конкурска Татарстанның Әлки районының һәр мәктәбе, китапханәсеннән диярлек язмалар килгән иде. Кукмара районы Байлангар урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Васил Абдуллин дини юнәлештә эшчәнлек алып барган татар зыялыларын искә алды. Үзенең курае белән халкыбыз әсәрен яңгыратты.Педагог-китапханәче, “Мәгърифәт йолдызлыгы” проектының җитәкчесе Гүзәл Гыймадиева, Казанның 4 нче гимназиясе укучысы Алинә Мирсиапова, Казанның 100 нче мәктәбе укучысы Аяз Гыйниятуллин сәүдәгәрләр эшчәнлекләре горурлык уятуын, аларның сызган юлын дәвам итәргә кирәклеген җиткерде. Казанның 141 нче гимназиясе укытучысы Лилия Гарифуллина үз нәселләрендә саклана торган борынгы кулъязмаларын һәм борынгы калфак алып килгән иде.
Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган III нче Халыкара конференция Г. Тукайның “Туган тел” җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.
Флюра Абдуллина – Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе