tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны репетицияләре башланды
Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны репетицияләре башланды

Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны репетицияләре башланды

Кәрим Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов әдип, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт редакциясендәге “Идегәй” дастанын сәхнәләштерә башлады. Әсәр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Спектакльнең премьерасы 2022 елның декабрь аенда узачак.

Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

“Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак” -, дип белдерде Туфан Имаметдинов.

“Идегәй” спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Алмаз Муллаянов, Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров катнаша.

Актер Зөфәр Харисов сүзләренчә, хәзер актерлар әсәрне укый, өйрәнә.

“Идегәй” әсәре шактый катлаулы. Әлеге материал артистлардан зур көч һәм хезмәт сорый. Әсәрне куйганда тарихчылар белән очрашулар да булачак. Белгечләр белән очрашулар рольне эшләгәндә килеп туган күп сорауларны чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйм” -, дип кайбер яңалыклар белән уртаклашты Зөфәр Харисов.

Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореограф – Марсель Нуриев. “Идегәй” спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итәчәк.

Тинчурин театрының ел премьерасы булачак «Идегәй” спектаклен тамашачылар декабрь аенда карый алачак.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*